Нурзадә Яловода ял итә

Сез офиста, эштә, бакча чүбе утауда, ә Нурзадә Төркиядә ял итеп йөри. Кояшлы илдән ул “Туйлар.ру” хәбәрчесенә менә нинди сәлам җибәрде:
1 атна Истанбулда булдым. Күп кенә тарихи урынарны карадым, бик ошады. Көз барганда салкын иде, үтеп барышлый гына булган идем. Ә бу юлы инде махсус карар өчен бардым. “Великолепный век” сериалыннан соң, Истанбулның тарихи урыннарын, Солтан Сөләйман белән Хюррем Солтан яшәгән “Топкапы” сараенда, туристлар бик күп. Мин фотоларны инстаграммга җибәрә бардым, кайбер кызлар миңа, бу фильмдагы теге бүлмәме, бу бүлмәме дип язып та тордылар хәтта (көлә). 
 
Иң зур базарга бардык. Капалы Чыршымы шунда исеме. Нәрсә генә юк! Атаң белән анаң гына юк бу базарда (көлә). Аннан соң Истанбулдан ерак түгел, Ялово дигән бик матур, термаль сулар ага торган шифаханәләре, отельләре булган шәһәр бар икән. Шунда ял итәм. Диңгез чиста, минем шикелле йөзә белмәүчеләр өчен, хәйран җир эчкә керәсең, тирән түгел. Беренче тапкыр медузалар күрдем. Башта куркытты тешләр дип, аннан ияләнелде кебек. Һәм шунысы бар, монда, бу шәһәрдә беркем русча белми, Россиядән килгән кешеләр, гомумән очрамады, дип әйтер идем, термаль сулы хамамга баргач, 2 хатын очрады. Татар теле төрек теленә якын булгач, мин бераз аңлавым сәбәпле, бу хатыннарга кая, ничек барырга икәнен аңлаттым, чөнки алар аптырап тора иделәр, төрек хатыннарының нәрсә әйткәнен аңламыйча. Бик куандылар. Бик гаҗәп инде, әлбәттә, үзләре монда яшиләр, үзләре төрекчә аңламыйлар. Минем аңлавымча, алар дин юлындагы кешеләр һәм, мөгаен, өйдә генә утыралардыр.
 
Минем, шулай итеп, күңелле, файдалы сәяхәтем ахырына якынлашып бара инде. Кайткач, төрек телен ныклап өйрәнергә исәп, киләсе елга Төркиягә килгән очракта мин, Алла боерса, бәлки тагын шушы шәһәргә ял итәргә килермен.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.07.2015 16:09:20

Ялово тугел Ялова дигэн жир. Гарэплэр куп яши ул якларда.
Дингез - Мэрмэр дингез, Мармара торекчэ, бераз салкынча хэм бераз пычраграк.
Термаль - Византия вакытыннан калган мунчалар бар, тарихи. Бик матур жирдэ, таулар арасында урнашкан. Шифалы сулары да бар территориядэ.

Последние комментарии