Оксана Пушкина Бөгелмә егетенә кияүгә чыккан
"Женский взгляд" тапшыруы алып баручысы Оксана Пушкина Алексей Широкихка кияүгә чыккан. Безгә билгеле булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмәдә туып үскән Алексей белән Оксана ике ел элек "Твиттер"да танышкан.
Оксана сүзләренә караганда, булачак ире аны акылы белән яулап алган. Әйтергә кирәк, Алексей "Уралсиб" банкының информацион технологияләр бүлеге җитәкчесе булып эшли, озак еллар чит илдә яшәгән.
Алексей Оксана кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, Оксана шунда ук бу турыда үзенең блогында язып, кияү бүләк иткән йөзекнең фотосын урнаштырган иде.
Комментарии
Кияугэ чыккан тугел, э хатыны, ике баласыннан тартып алган ул аны.