Өйләнешергә уйлагансыз икән, әти-әнигә ничек әйтергә?

Һәр нәрсәнең үз йоласы бар. Өйләнешергә карар кылгансыз икән, моны әти-әниегезгә ничек әйтергә? Кемнән башларга? Ничек тәкъдим итәргә? Бу киңәшләр комачауламас:

 

* Йола буенча егет белән кызның өйләнешергә җыену турында карарын иң беренче итеп кызның әти-әнисенә әйтәләр. Моны шәхсән очрашып әйтү кирәк.

* Әгәр әти-әни инде аерылышкан булса, телефоннан шалтыратып әйтү дә җитә.

* Борын-борыннан килгән йолаларны истә тотып яшәүче егет, кызның әтисе белән очрашып, аның фатихасын сорый.

* Безнең заманда барысын да егет белән кыз үзләре ирекле башкара дип санала, шуңа күрә әти-әнидән рөхсәт сорауга артык игътибар ителми.

* Шулай да, өйләнешү, никах укыту кебек җитди адымны башкару алдыннан, ике яктан да әти белән әнинең хәер-фатихасын алу күңелгә тынычлык бирә.

* Кияүнең әти-әнисе кызның әти-әнисе белән очрашу оештыра, шул рәвешле ике як үзара таныша.

* Әгәр әти-әниләр бу никахка каршы булса, барыбер аларны очраштырып карарга, араларны көйләргә тырышырга кирәк.

* Әти белән әни - иң зур хөрмәткә лаек кешеләр, аларның кадерен белегез!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.09.2012 22:50:14

вот именно!

25.09.2012 16:46:25

Йоланың нәрсә икәнен беләсезме соң? Йола буенча иң элек егет үз Әти-Әнисе белән киңәшә, аннары инде олылар кызны сорарга баралар, наданнар...

Последние комментарии