Өйләнешкән көнне үк аерылышканнар

Бөекбританиядә яшь пар — кияү егете Стефани Уилсон һәм кәләш Эрин Мэйсон-Джордж туй көнне ук аерылышкан.Бу хәл кияүнең исерек абыйсы аркасында килеп чыга. Тантана Көнбатыш Уэльсның Лланибиддер шәһәрендә уза.
Бәйрәм вакытында кияүнең абыйсы Томас эчеп исерә һәм кәләшкә һөҗүм итеп, аны кыйный башлый, шуннан соң аны баскычтан этеп төшерә.
 
Шулай ук зыян күрүчеләр арасында кызның әнисе һәм сеңлесе дә бар. Эрин бу хәлләрдән соң хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә һәм шунда ук аерылышырга карар итә. Ник дигәндә, ире абыйсы яклы була. Никах бер тәүлектән кимрәк дәвам иткәнлектән, ир белән хатын рәсми рәвештә алай тиз генә аерылыша алмый, дип яза Кызыл таң.
Фото: izvestia29.ru
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии