Полина Гагарина Казанда халык җыелырлык урын таба алмаган

Җырчы Полина Гагарина Казанда тагын бер концертлар залы ачылуын тели. Моның өчен ул шәһәр администрациясенә хат язарга һәм хәтта петиция оештырырга уйлый. Бу хакта ул Казанда узган очрашу вакытында әйтте.
Полина Гагарина Казанда күбрәк халык җыелырлык урын таба алмаган, дип яза Идел. Фанатлары белән очрашырлык, тамашачысы килерлек иркен урын булмаганлыктан, аның кәефе төшкән. “Шәһәрдә мондый очрашулар оештыру өчен ике генә урын бар, ул да булса «Пирамида» һәм «Эрмитаж». Ләкин анда да, урыннар санаулы гына” – дигән ул.
 
Нәтиҗәдә, җырчы Казанда тагын бер концертлар залы төзүгә өлеш кертергә булган. Ул шәһәр администрациясенә хатлар яза һәм аның хаты игътибарсыз калмасын өчен петиция оештырып җибәрергә дә исәпли.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии