Прическа сайлый белмәгәч...

Сан-Марино спортчысы Мартина Претелли Мәскәүдәге җиңел атлетика буенча дөнья беренчелегендә кызык та, кызганыч та хәлгә тарыды. Аның 100 метр арага йөгерү буенча квалификация ярышларында уңышсыз старт алуына гадәти булмаган прическасы сәбәп булган, диләр.

Эш шунда: Мартина Претелли зур ирокез йөртә. Стартка кузгалып китәм дигәндә, спортчы кыз егыла һәм ярыш беркадәр вакытка кичектерелә. «Ирокезы авыр булгандыр, шуны күтәрә алмый егылган», – дип язып чыккан немец журналистлары, уенын-чынын бергә кушып.

Спортчыга сары карточка күрсәтеп кисәтү ясыйлар, шулай да ярышларда катнашуын дәвам итәргә рөхсәт бирәләр. Әмма курьез үз эшен башкара – кыз финишка арттан икенче булып килә.

"Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии