Психолог: «Татар милләтеннән булган кызлар үзләренең бәяләрен белеп бетермиләр» (КИҢӘШЛӘР)

Психологларның бер яраткан сүзе бар – үзеңне яратырга кирәк. Телевизорны ачасыңмы, журнал битләрен актарасыңмы, уңышка ирешү серләренә өйрәткән китап алып утырасыңмы – барысы да шуның турында сөйли.

Үзеңне ярату ул ничек була соң? Ялтыравык журналларда язылганча, көзге каршына басып, мин – иң чибәре, дип үз-үзеңә такылдап торуның файдасы чынлап та бармы? Матур күлмәк киеп, чәч ясатып, бизәнеп кенә үзеңне үзеңә гашыйк итә аласыңмы? Психолог Зөлфия Максутова белән без шул хакта сөйләштек. Үзеңне яратуның асылында үзеңне ничек бар, шулай кабул итү ята икән.

Комплиментларны кем яратмый?!

– Тормышта күп әйбер үзебезне ярату-яратмаудан тора. Без үзебезне кабул итә белмибез. Күп кенә хатын-кызлар борыным зур, аякларым төз түгел, ди. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, борыннарын яратмаганнар гаймориттан җәфалана, аякларыннан гаеп табу­чыларның аяклары сызлый, чөнки алар үчләшә башлый. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да камил итеп яраткан, борыннарыбыз бертөсле булса, кызык та булмас иде, инкубатор чебеш­ләре кебек йөрер идек. Минем «Үзеңне яңа яктан ачу» дигән тренингларыма килүчеләрдә дә бар ул комплекслар. Сораша торгач, аларда ул комплекслар бала вакыттан ук барлыкка килүе ачыклана. Әниләре мин ямьсездән матур бала тумый инде дип ычкындырса, кыз бала аны шунда ук сеңдереп кала. Бер кыз, каракучкыл булуым аркасында, мине авылда чегән баласы дип үртиләр иде, ди. Гомер буе шул каралыгыннан оялып йөргән. Икенче бер кызны мисалга китерәм: борыны озынрак булуга карамастан, аңарда башкалардагы кебек кыенсыну юк, чөнки кечкенә чагында аңа берәү, синдә аристократлар борыны, дигән. Ата-аналар балаларына, бигрәк тә әтисе кыз балага комплиментларны күбрәк әйтсен иде. 

Әйтче, көзгем...

– Зөлфия, психологлар әйт­кәнчә, көзге каршына басып, үзеңне чибәр дип инандырудан мәгънә бармы?


– Тренингларга йөрүчеләргә мин дә киңәш итәм аны. Көзге белән сөйләшүнең нәтиҗәсе бар, әмма аны кырык көн дәвамында эшләргә кирәк. Һәр көнне өчәр минут. Моны үтәү бик авыр, чөнки без хатын-кызлар көзгегә озаклап карарга да яратмыйбыз бит әле. Бу үз-үзебезне бәяләүнең түбән булуы турында сөйли, ә ир-атларда ул, киресенчә, югарырак. Америкада бер тәҗрибә эшләп караганнар. Сәүдә үзәгенең бер почмагына көзге урнаштырганнар, хатын-кызлар аның яныннан тиз-тиз атлап киткән, ә ирләр туктап, үзләрен карап үткән.

– Көзге белән бигрәк тә безнең татар кызларының дуслыклары юктыр инде?

– Дөрес әйтәсез, татар кыз­ларының үз-үзләренә бәясе түбәнрәк шул. Тренингка килүчеләргә мин иң башта тест уздырам. Практикамнан чыгып әйтәм, татар милләтеннән булган кызлар үзләренең бәяләрен белеп бетермиләр. Әллә нинди чибәр кызлар үзләрен ямьсезгә саный. Безне әбиләр, әниләр дә, чибәрлек туйда гына кирәк, эшчән, акыллы бул дип үстерә бит. Үзен яратмаган кеше үзенә каршылыклар тудыра. Фигурасыннан канәгать булмаучы үзен кешеләр янында иркен тота алмый, читенсенә. Янәшәсендәгеләр дә моңа игътибар итә, алар да аның «кимчелеген» күрә башлый. Тренингта үзләренең матурлыкларын күрә башлаган хатын-кызларның ирләре дә аларга комплимент яудыра башлый. Барысы да безнең эчке халәтебездән, үзебезне кабул итүебездән тора.

– Үз-үзеңне ничек бар, шулай кабул итү дигәндә тышкы кыяфәт кенә күздә тотыламы?

– Аның белән генә чик­ләнмибез, холык-фигылеңне, эш-гамәлләреңне, максат-хыялларыңны да яратырга кирәк. Күп вакыт, берәр ялгышлык эшләсәк, атналар буе үзебезне ашыйбыз, битәрлибез, борчылабыз. Дөрес, хатаңны таный белергә кирәк, әмма шул ук вакытта үзеңне гафу итә белергә дә тиешсең. Иң начар тәнкыйтьче ул үзебезгә үзебез. Вак кына әйберләр өчен үзегезне «кыйнамагыз», «мин ахмак, мин юләр» дигән сүзләрне онытыгыз. Чит кешеләр янында да үзегезне битәрләүдән туктагыз.

Сине дә яратырлар

– Үзеңә мөнәсәбәтне үзгәртә башларга икәнне каян белергә?


– Үз-үзенә бәясе түбән булганда, кеше күп нәрсәгә ризалаша. Яратмаган эштә утыра, мине кем алсын инде акчалы эшкә ди. Аңа кирәгеннән артык эш йөклиләр, эштән соң калып эшләргә туры килә. Шәхси эшләргә, ялына вакыты калмый. Яхшы хезмәткәр булса да, түбән хезмәт хакына ризалаша. Кияүгә чык дип артымнан чират тезелеп тормый әле дип, яратып бетермәгән кешесенә кияүгә чыга. Рәхмәт, әле ул карады, кияүгә чакырды, диләр. Андыйлар үз дәрәҗәләрен белмиләр. Әгәр дә син үзеңә ихтирам булмауны тоясың, сине үз файдасына гына «куллануларын» сизәсең икән, бу – үзеңне яратмауның күренеп торган билгеләре. Тагын бер «җитешмәгән» як – юк дип әйтергә кыенсыну. Үзләренә кыенлык тудырсалар тудыралар, башкага ярдәм итмичә булдыра алмыйлар. Иптәш кызыма булышмасам, ул аннары минем белән аралашмый башлар, ялгызым гына калам, дип борчылалар. Болар барысы да комплекслар белән бәйле.

– Әгәр дә аларның тормыш мәгънәсе башкаларны кайгыртып яшәүдә булса?

– Бу сүзләр белән бик үк килешеп бетеп булмый. Андыйлар үзләрен корбан итәргә ярата, ә нәтиҗәдә ул корбан беркемгә дә кирәкмәскә мөмкин. Ул кешеләр мөһим, кирәкле булырга, башкаларның да шуны тануын телиләр. Тренинг узган кешеләр исә башкалар турында алар үзләре ярдәм сораса гына булыша башлыйлар. Икенче берәүләр янәшәдәгеләргә эмоциональ яктан бәйле була. Алар үзләренә генә таяна алмый. Ялгыз калырга курка, шуның белән башкаларга ярарга, булышырга омтыла. Гомумән, безнең җәмгыятьтә үзеңне корбан итү, кем өчендер яшәү хуплана, бу советлар вакытындагы иң мөһиме – коллектив, син фәкать җәмгыятьнең бер ячейкасы гына дигән нәрсәдән киләдер, мөгаен. Син үзеңне мөһим кеше итеп санасаң гына сине җәмгыять шәхес итеп кабул итәчәк. Ислам динендә дә бит дога кылганда, иң элек үзең өчен дога кылырга кушыла. Тагын бер мисал китерәм: очкычта теге яки бу хәл була калса дип, маскалар кияргә кушалар. Башта әни кеше үзенә кияргә, аннары гына балага кидертергә тиеш, диләр. Баланы коткару өчен әни кеше башта үзен коткарыр­га тиеш. Соңгы вакытта гомумән ата-ана балага табына башлады дияргә була. Бөтен яхшы кием, тәмле ризык балага, үзенә калса – кала, калмаса – юк. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерик, табын артына бөтен гаилә җыелышып утыра, иң элек ризык әти кешегә, аннары әнигә, соңыннан балаларга таратыла. Бу ата-анага хөрмәт билгесе булып тора. Хәзер исә мондый күренеш бик сирәк.

– Үзеңне яратудан эгоизм нәрсәсе белән аерыла?

– Эгоизм нигезендә үзеңне башкалардан өстен кую ята. «Мин башкалардан яхшырак», «мин беркемгә бернәрсә тиеш түгел», «миңа тиешләр» дип, ул үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши. Үзеңне ярату исә ул башкаларны да ярату дигән сүз. Үзеңне яратмасаң, син башкаларны да ярата алмыйсың. Агу белән тулсаң, башкаларга да агу бирәсең, сөенеч белән тулсаң, сөенечең белән бүлешәсең. Үзен яраткан кеше үзенең дәрәҗәсен белә, башкаларны да бәяли белә. Андыйлар янында рәхәт, ә эгоистлар үзләреннән читләштерәләр генә.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии