Рада чегән кызымы?! (ВИДЕО)
Казанга килеп, башта музыка училищесына кереп белем алган. Аны тәмамлагач, укуын мәдәният һәм сәнгать университетында дәвам итәргә уйлаган. Cебер кызына бер-ике сорау бирдек әле:
– Исемең бик үзенчәлекле. Псевдониммы, үзеңнекеме?
– Үземнеке! Әбием сайлаган аны. Легендар «Табор уходит в небо» фильмының героинясын, аның исемен ошаткан. Мин тугач, миңа да шул исемне куштырасы килгән.
– Җырчы булырга кечкенәдән хыялландынмы?
– Күптән түгел, туган якларыма кайткач, дүртенче сыйныфта язып барган көндәлегемне таптым. Шундый кызык булды анда язылганнарны укуы: «Хочу стать знаменитой, популярной и всеми любимой певицей. Только бы ещё выучить татарский литературный язык...»
Хәзер менә татар телен яхшылап өйрәндем инде, рәхәтләнеп сөйләшәм! Төмәндә үткәрелгән барлык конкурсларда да катнашырга тырыштым. Яңадан-яңа үрләр яулау теләге мине Казанга китерде. Монда исә «Татар моңы-2012» һәм «Ягымлы яз» бәйгеләрендә лауреат булдым.
– Суыкны бик яратасың ахры, альбомыңда бозлы бассейнда туңдырма ашап утырган фотоңны күрдем дә туңып куйдым.
– Казанда шактый еллар яшәгәч, Татарстан климаты үзенә ияләштереп, иркәләп-бозып бетерде ахры мине. Үзебездәге салкыннарны сөйми дә башладым!..
Рада катнашкан «Татарча солянка» концерты видеосын шушыннан карап була:
Комментарии
Бу кыз тосле берэу бар тугелме сон? Шэймурзина бугай.
Нэрсэ бу,син комп язышу очен очен тугел, классиканы ойрэнер очен,кулланырга тиешсен.
Файдасы булыр.
12нче минуттан,Рада җырлый бер җыр.
Тагы бар микән белмим,азакка чаклы карамадым.
Коточкыч алып баручылар,Булат хаман кыланчык,Газинур сэхнэдэ узенэ урын таба алмыйм,Голназ хамааан кочэнэ.Эйтерсен сэхнэдэ маймыллар отряды))))))) Радагызны карамадым.Нервым житмэде,коточкыч,эххх урыс эстрадасы.
Cэфэрова коферансье буларак узенен булдыра алмаганлыгын белми микенни? Куп кешедэн ишетэм. узенен шул кадэр кочэнеп сойлэгэне- алып баручы очен бер дэ килешми. Тавышы житмэсэ икенче олкэдэ булдыра алуына бик ышанам, талантлы кыз. Ул сэхнэдэ алып булучы буларак тамашачыларнын нервысына гына тия, тавышын шул кадэр кысып чыгара, кемгэ ошый икен ул,концерт оештыручылар узлэре шуны уйлый белмилэрме,бит алып баручынын чыгышы концертнын ярты ушышы.
Нишлэп туры килмэсен, яхшылабрак укыгыз, ботен эйберне ваклап "чэйнэп" бирергэ димэгэн бит, азрак булса да сез дә башыгызны эшлэтеп укыгыз. Классика саналган "Табор уходит в небо"фильмын белмисез, димэк, Рада - чегэн кызы)Э язмабызнын героинясы чегэн тугел, ни очен шундый исем кушканнары анлатылган))
Рада чегэн исеме икэнен белмисен бугай син...
монда чегэн турында бер суз дэ юк бит.Текстнын эчтэлеге исеме белэн туры килми...