Радик Юльякшин алдагы өч елда өйләнергә җыенмый (ИНТЕРВЬЮ)

Бүгенге көндә яшьләр арасында бик тә популяр булган яшь жырчылар арасында Радик Юльякшинның ижаты аерым урынга лаек. Чөнки Россия төбәкләрендә аның жырларын белмәгән,ишетмәгән кеше юктыр. Яшьләр арасында, жырчылар арасында киң танылу алу егетнең башын әйләндермәгәнме?Радикның үзе белән аралаштык.

 - Башкортостан егете бүгенге көндә Мәскәүдә яши дип беләбез. Нинди эшләр белән мәшгульсең? Ни өчен Мәскәү?

- Мәскәү каласында инде 3 ел яшим.Ул зур кала буларак, хыял-теләкләрне тормышка ашыру ягыннан да зур мөмкинлекләр ача. Биредә минем үземнең студиям бар. Көне-төне мин шунда дисән дә була. Менә хәзер дә сезнең белән аралашканда да мин студиядә яңа жыр яздыру өстендә эшлим, клип төшерәбез.

- Яңа жырлар нәрсә турында һәм нинди телләрдә булачак?Үзең дә жырлар язгач башка композиторлар белән эшләү яклары ничек?

- Ике жыр яздырабыз,татар һәм башкорт телләрендә булачак.Башта мин мәхәббәт турында жырлый идем күбрәк,ә хәзер мәгънәле, тормышчан җырлар жырлыйсы килә. Күңел үзе шундый жырлар сорый.Тик бер генә нәрсә борчый-татар телендә жанга якын булган жыр текстлары, материал табуы кыенрак миңа. Җырларыма көйне гадәттә үзем язам, тик башка композиторлар белән дә эшләгән чаклар булгалый.

- Синең җырлар арасында дуэтлар да бар. Албина Хәкимова, Гөлназ Батталова белән башкарган дуэтларың радиотыңлаучыларга яхшы таныш.Чираттагысы кем белән булачак?

- Киләчәктә Айдар Галимов белән бергә җырларга исәп бар. Бу хакта без Айдар абый белән ел ярымнан артык сөйләшү алып барабыз инде.Тик әлегә безгә туры килердәй күңелгә ошаган җыр тексты гына таба алмыйбыз. Ә ул я мәхәббәт турында, я тормыш турында булырга тиеш. Мәхәббәт турында була икән, мәсәлән, без икебез дә бер үк ярны сөябез ди, шулай булырга мөмкин. Тормыш турында әйтеп тә торасы юк инде. Ул тирән мәгънәгә ия булырга тиеш. Мин шулай итеп күз алдына китерәм.

- Радик,бүгенге көнгә ничә җырың бар?


- Бер 300ләп җырым бар. Үзем җырлаганнан тыш, аларның күбесен башка җырчылар да башкара. Рус телендә 20ләп җыр бар.


- Русча жырларыңны рус телендә эшләүче радиоларда ишетергә буламы?


- Радиоларда бар алар барын, ләкин күп түгел. Гел вакыт житми. Концертлардан соң бу эшкә күбрәк игътибар бирергә теләк бар.


- Радик, ә гомумән син ничә яшьтән җырлыйсың?

- 14 яшьтән. Җырлаганыма 10 ел булды быел. Бәләкәй чактан ук җырларга ярата идем. Әткәй “җырчы буласың син”, дип әйтә иде. Хәтеремдә әле дә(көлә) трамвай яки тролейбуста барганда кычкырып-кычкырып җырлый идем. Курай түгәрәгенә йөрдем. 14 яшьтән башлап беренче аранжировкалар эшли башладым. Җырларның сүзләрен, көйләрен үзем яза башладым. Менә шулай китте...

- Клипларыңны карагач синең оста артист икәнең дә күренә.Кинода төшү теләге юкмы?

-О-о-ооо,бусы минем балачак хыялы! Топ рольдә уйнар идем мин. Күптән түгел чакырганнары да булды. Тик вакыт булмагач барып чыкмады. Булыр Алла бирса анысы да. Теләк зур.

- Гомумән планнар нинди?

- Планнар күп. Иң элек концертларга әзерлек, матур итеп халык алдында чыгыш ясау. Февральдән 2 айлык гастрольләр башлана. Беренче чиратта Уфада концерт куябыз. Аннан Оренбург, Чиләбе, Магнитогорский якларын һәм Башкортстанның бернчә шәһәрен йөреп чыгарга исәп.

- Шәхси тормышыңнан да бер-ике сорау.Яраткан кызың бармы, өйләнүгә ничек карыйсың?

-Сөйгән кызым бар. Булмаса җырларны ничек язарга кирәк? Тик әлегә өйләнү турында уйларга вакыт житми. Алдагы 3 елда точно юк!

- Сәхнә ул үзе бер дөнья. Ә тормышта нинди син?

- Шат күңелле, шаян булырга тырышам. Житди булуны таләп иткән чаклар да бар.Ул миңа калса тәрбиядән тора. 12 яшьтән башлап мине әнкәй тәрбияләде. Дөрес тәрбия бирде ул миңа. Мең рәхмәтем аңа,олы рәхмәт әйтәм!

- Тормышта нинди кешеләрне яратмыйсың син?

- Ярты юлда ташлап калдыра торган кешеләрне яратмыйм. Минем тормышта да андый очракның булганы бар. Зур уңышка ирешеп сине оныткан кешеләр күңелгә “ятмый”. Кем генә булсаң да, беренче чиратта син кеше булып калырга тиешсең...Кем генә булсаң да!

- Тормышта девизың?

- Алга,алга!!! Тик алга! Кыенлыкларга очрадың икән, сикереп торырга да алга барырга, артка карамаска.Максатка таба барырга кирәк! 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии