Радик Юльякшинны нахакка гаепләгәннәр

Җырчы Радик Юльякшин һәр концертыннан соң тамашачылар белән фотога төшә, моның өчен махсус баннеры да бар. Ә менә Октябрьский шәһәрендә узган концерттан соң тамашачы янына чыгып та тормаган, гримеркада бикләнгән. Алар хәзер җырчыга “йолдыз чире” таккан. Бу ситуациягә Радик үзе аңлатма биргән.

- Көн дә концертлар... Мин ул көнне бик арыган идем. Йокы туймаган, өстәвенә, машинабыз да юлдан чыгып очты. Концертым ике сәгать барса, аннан соң тагы 2 сәгать автограф бирәм, тамашачы белән фотога төшәм һәм моны кирәк дип саныйм. Үземнем кечкенә чакны хәтерлим: һәвакыт артистның янына барасы килә, аның белән фотосурәткә төшү хакында хыяллана идем. Тамашачым белән аралашу бернинди дә кыенлык тудырмый, аларга һәрвакыт якын булырга кирәк. Ә Октябрьский тамашачым мине гафу итсен, бу күренеш бүтән кабатланмас. “Йолдыз чире” - дөрес диагноз түгел, чөнки мин тиешле тәрбия алдым, гади гаиләдән...

- Икенче елны ул шәһәрдә концертыңа билетлар сатылмас дип борчылмыйсыңмы?

- Юк. Тамашачы минем яшәү рәвешемне “Инстаграм” аша карап бара. Тугрылары халәтемне аңлар дип уйлыйм. Бүген дә, ике тәүлек йокламый, иртән иртүк туры эфирга ашыктым. Йокыга вакыт калмый.

- Машинаңның юлдан чыгып очуы турында, күпертеп, “авариягә эләккән” дип тә яздылар. Руль артында булган йөртүчегә нинди җәза булды соң?

- Ул кешегә ышаныч югалды һәм ул хәзер бездә эшләми. Ә машинага улкадәр зыян килмәде, исәпләсәң, 20 меңлек ремонт кирәктер.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии