Раил Садриев: «Мин көтүдә түгел»

«Пинҗәгемнең матур икәнен күрдеңме? Салам», – дип урындыкка шакмаклы пинҗәген элеп куя Раил, күрешүгә. Шундук телефоннан берничә шалтыратуга җавап бирергә, минем кайсы районнан чыгышымны сорарга, аннан киң елмаеп әйтеп куярга да өлгерә: «Мин 45 минуттан да артыграк бер җирдә утыра алмыйм».

 Сәгатемә карап, тәгаенләп куям – килгәнемә биш минут узды инде, тагын 40 минут вакытым калган...

Кукуруз арасындагы кояш

Теге 45 минут дигәннәре мәктәп белән бәйле булды үзе – мәңге тиктормас Раилгә түзү өчен, Буа районының Толымбай авылы укытучыларына Алла ярдәм биргән, күрәсең. Аның әлеге гадәте гомер буе озата бара икән – тормышта да, эштә дә хәрәкәт кирәк аңа. Буа Татар дәүләт сатира һәм юмор театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев белән күрешүгә, аның портретына штрихлар өстәргә тырышып утырам – сәхнәдә дә, тормышта да бер үк кешеме икән? Теленнән уен-көлке сүз, күзеннән шат нур китмәгән Раил белән сөйләшкәндә, никтер, Юрий Никулин турында укыган язма да искә төшә: «Тыштан шук-шаян күренгән клоун, чынлыкта, яралы җан, моң-зарлы ялгыз бүре иде»...
– Раил, кемдер сине балагур дип бәяләсә дә, күпләр иҗатыңны һәм шәхесеңне хөрмәт итә – битараф урталык кына юк...
– Мин көтүдә түгел, бәлки, көтүче була беләмдер. Ә кемнеңдер ярату-яратмавына шагыйрь Михаил Светлов сүзләре белән җавап бирә алам: «Һәр кешегә ярарга мин алтын тәңкә түгел».
– Ул сүзләрне Светлов әйтмәгән.
– Светлов! Бәлки, Самойлов сүзләредер – анысы белән килешә алам әле, әмма башка берәү түгел. Менә шул – мине якыннан белгән кешеләр генә кем икәнемне, нәрсә белән яшәвемне чамалый. Тыштан мин, бәлки, чыннан да юләр сатып йөрүче булып күренәмдер. Әмма ышаныгыз: әйтәсе килгән фикереңне юләр сату – юмор-сатира аша тизрәк илтеп җиткереп була. Кеше ни уйлар икән дип яши алмыйм – ничек бар, шулаймын. Иң мөһиме – мин үз-үзем белән килешеп яшәргә тиеш.
– Килешми яшәгән чор да булдымы?
– Мин 29 яшемдә кукуруз басуы арасыннан чыгу юлын эзли башладым. Синең кукуруз арасында адашканың бармы? Үзеңнән дә зуррак әлеге культура арасыннан юл эзләгәнең? Ул бит гаҗәп кызык күренеш: анда һава да бар, кояш та кыздыра, ачтан да үлмисең, әмма адашсаң, тиз генә чыгу юлын табам димә... Башы эшләгән кояшка, аның торышына карап, чыгу юлын таба ала алуын. Әмма билгеле бер яшькә кадәр кояшка күтәрелеп карарга да вакыт юк, ориентир тотрыксыз.
– Билгеле бер яшькә кадәр Раил кукуруз арасында адашып калучылар исемлегендә иде алайса?
– 29 яшьләремә кадәр, мин дөнья белән синхронлаша-тигезләшә алмый интектем. Шул чорга кагылган бик күп кыенлыклар, матавыклы хәлләр мине дә урап узмады – бандитлыкны да күрдек, болгавыр дефицит заманнарын да. Мин бит театрга япь-яшь чагымнан килеп, кем әйтмешли, тумыштан театрда үскән кеше түгел. Иҗатка килгәнче эшләп карамаган эшем, башлап карамаган бизнесым калмады диярлек. Башкалар әзер эшкә, әзер кәнәфигә килеп утырса, мин кәнәфине үземә үзем ясадым. Билгеле бер вакыт җиткәннән соң, кукуруз арасыннан юл эзләргә, заман белән синхронлашырга өйрәндем, карашым 180 градуска үзгәрде.
Кеше хәзер үлми, китә
– 45 минут бер җирдә утыра алмыйм, дидең, ә үзең театрга кердең дә баттың. Бер дәреслек вакытың үтеп китеп бармыймы әле?
– Театр – минем җан таләбем. Әнә шул адашып йөрүләр, бәргәләнүләрдән соң, мин үзем өчен анык җавап та таптым бит: мин – иҗат кешесе, мин иҗатта булырга тиеш! Кемдер зур акчалар эшләп таба торган эштә эшли, ә мин, чит төбәккә барып, 150 сумга концерт куеп кайтам. Кемдер миңа акча күктән ява дип уйлыйдыр инде: имеш, машинасы бар, үзе театр булдырды, хәзер рестораннар ачып йөри. Әмма, җәмәгать, мин ул тамаша-спектакльләр белән акча эшләмим – ул минем күңел халәтем, үзем белән үзем гармония-тәңгәллектә яшәү өчен нигез. Миңа хәләл акча гына килешә – кеше талап тыныч яши алмыйм. Шуңа кыек яткан акча эзләп чапканым юк, миңа иң бәһалесе – дуслар табу. Дуслар булганда, бар да була! Иҗатның исә туйдырганы юк – мин бит ул театр белән бер урында таптанмыйм.
– Дуслар дигәндә, Салават белән булган дуслыгың күпләр өчен сер түгел.
– Салаватны даһи дип атарга җыенмыйм үзе, әмма ул – татарлар арасында иң популяр татар! Мин аның белән аралашканда да әйтә киләм: ул – ниндидер миссия үтәр өчен туган кеше. Гап-гади гаиләдә туып-үсеп, үзен-үзе шул дәрәҗәгә күтәрә алган кеше башка юк – аны Ходай Тәгалә дә шуңа саклап килә. Әле былтыр Аксәеткә Сабан туена кайткач та уйландым: ул – ике республика арасындагы күпер кебек. Уйлануга этәрүче ишарәләр дә юк түгел – салават күпере ләйсән яңгыр яугач кына чыга. Салават – күпер, Ләйсән – хатыны, күпер – ике республиканы, ике халыкны тоташтыручы бер талант...
– Синең фикерләвең артыннан куып тотарга гына өлгер – кул астында эшләүче 72 хезмәткәргә җиңел түгелдер?
– Түгел.
– Ташлап качасы килгән чаклары да була торгандыр?
– Буладыр. Киткән кешене тотучы юк – контракт белән берсен дә бәйләп куйганым, янаганым юк. Минем янда мине аңлаучылар барыбер кала. Аңламаучылар – китә. Әмма мин Салават белән тулысынча бер фикердә килешәм – минем яндагылар миннән начар яшәмәскә, тамаклары тук булырга тиеш. Ә прәннек белән чыбыркы бер үк күләмдә эләгә. Башта сугып егам, аннан тартып торгызам. Минем театрда тәртип, тәртип-кагыйдәләрнең үтәлеше кырыс.
– Шуңадыр инде, бөтен җиргә Буа театры артистлары үтеп керде: концертлар, телевидение, кыска метражлы фильмнар, татарча ситкомнар... Хәзер ресторан бизнесына да кереп киткәннәр икән әле...
– Ә бит аларның берсе дә җиңел бирелмәде! Юктан бар булып, театрыбызга дәүләт исеме бирелү, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе кебек хөрмәт ителгән телевидение пакетында күрсәтелү, татар телле фильмнарга тотыну... «Яңа гасыр» белән берлектә башлаган «Тамак» фильмын Толымбайда ачылган кафеда төшердек, хәзер шундый ук кафены Буаның үзендә ачу нияте бар – гомерем буе пешерү-төшерү эшенә битараф булмадым. Театр эшчәнлеген замана таләпләренә туры китереп үстерү дә минем җаваплылыкта.... Кемдер мине, сәхнәгә күтәрелүенә биш ел узу белән атказанган исем алды, дип тәнкыйтьлидер дә, әмма күрсәткән эш тә бар бит, җәмәгать! Перифириядәге театр булсак та, безнең тәгәрмәч өстеннән төшкән, туктап тын алган да юк бит. Фаина Раневская нәрсә дигән әле: «Тормыш ул – туу мизгеленнән кабергә кадәр булган озын бер сикереш», – дигәнме? Менә шул икенче төп ноктага кадәр эшләп каласы иде шул...
Яһүдләр мине үзләренеке дип исәпли
– Боларның барысына да мишәрлегең ярдәм итәме?
– Миндә мишәрлек бар, әмма мин тулаем мишәр түгел, ә татар белән мишәр синтезы. Татарлар алар – инерт халык, мишәрләр исә бик тырыш, чая, хәйләкәр, үткен. Мин шулар уртасындадыр. Бөтен дөньяда иҗатта танылуның ике генә юлы бар – йә яһүд, йә зәңгәр булырга кирәк. Яһүдләр миңа: «Син безнең кеше», – ди.
– Бу инде Раил Садриевнең ике катлы хәйләкәрләнүе дип атала... Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнеханов турындагы фикереңне дә беләсем килә.
– Шәймиевкә мин чиксез рәхмәтле: ул – безне театрлы иткән кеше. Аңа Ходай Тәгалә исәнлек-саулык бирсен берүк! Ул – бик матавыклы вакытта килеп, зирәк акыл белән идарә иткән кеше. Миңнеханов исә бүген – Татарстанның алга сикереш чорында бик кирәк. Миңа бүгенге Президентның «әйе – әйе», «юк – юк» дигән ягы ошый. Бәлки, аның әлегә үзенең командасы да юктыр, әмма ул иртәгә булачак. Универсиаданы гына ал – безне бит бүген бөтен дөнья белә! Кеше бөтен нәрсәгә битараф булса – начар: Шәймиевнең бер ягы көчлерәк булса, Миңнехановның икенче плюсы бар. Әмма  алар икесе дә татарча уйлыйлар: менә бу – иң мөһим фактор! Шәймиев сәясәтче буларак ошаса, икътисадчы буларак, Миңнеханов көчлерәк, дип исәплим. Күзгә-күз бөтен нәрсә дә ачык күренми ул: бераз вакыт үтсен, берникадәр ара үтик әле – аннан Миңнехановка тулаем бәя бирә алачакбыз.
– Дингә карашың ничек, Раил?
– Минем динем – эчемдә. Ходайга якынлашу юлында миңа арадашчылар кирәк түгел. Шуңа мәчетләргә дә йөрмим, кәләпүш киеп, яулык бәйләп, үзләрен диндар дип атаучылардан да ерак торам. Минем – үз иманым, Ходайга илтүче үз юлым бар. Әйтәләр бит: язмыш ул коридор кебек нәрсә, әмма ул коридорның ниндиен сайлау үзебездән тора. Без бу дөньяга дәрескә кергән кебек кереп кенә чыгабыз. Шул аралыкта да кеше әллә нинди уйлар уйлап чыгара – шул уе аның башына җитә. Шуңа да бүген кеше үлми, бүген кешеләр башка планга китә...
Хатын-кыз янында яһүдләр дә ял итә
– Син гаилә кешесеме, Раил?
– Аллага шөкер, гаиләм бар, әмма мин гаилә кешесе түгел. Минем белән 25 елдан артык яшәүче хатыным Эльмира да шул фикердә. Мин эчемнән ирекле кеше – ниндидер кануннар эченә кереп, кичке алтыда кайтып диванга ава алмыйм. Гаиләм өчен бөтен шартын тудыра алам, әмма артыгын таләп итеп, мине ниндидер кысаларга куып кертергә тырышырга кирәкми. Тавыш-гауга чыгармыйбыз үзе – матур гына яшәп ятабыз шунда.
– Синең белән яшәгән хатын-кызга һәйкәл куярга кирәк инде алайса?
– Эльмирага җиңелдер димим. Әмма ир-атка да хатын-кыз белән ансат түгел. Сез бит бөтенләй башка планета кешеләре! Сезнең янда хәтта яһүдләр дә ял итә! Хатыным чеп-чи мишәр минем! Югары сорт! Шуңа Раилгә дә җиңел түгел, беләсең килсә...
– Гаиләгез белән чыныгу алган, даруларның ни икәнен белмәгән кешеләр дип ишеткән идем.
– Безнең гаиләдә тугыз ел бала булмады. 1995 елда без бәкедә су коена башладык. Корсаклы хатыным бала табарына ике көн кала да бәкегә чумды. Улым Фәритне җиде көнлек вакытында тәүлегенә ике тапкыр салкын су белән коендыра башладым, 29 көнлек чагында карда аунаттым. Бүген инде мәрхүм әни ул вакытта хушын җуеп егылган иде.
– Улыгыз кемгә охшаган?
– Фәриткә 17 яшь – миңа охшаган яклары да бар, әнисеннән алган сыйфатлары да җитәрлек.
– Раил Садриевка тормышта күңел тынычлыгы белән яшәр өчен нинди шартлар кирәк?
– Минем эчке юлым – үз фәлсәфәм бар. Рухи яктан гармониядә яшәү – иң мөһиме. Шулай икән, минем бөтен әйберем дә булачак, эштә дә, иҗатта, гаиләмдә дә тәртип хөкем сөрәчәк. Менә шул эчке дөньямның түгәрәк булуы – түгәрәк бәхетем дигән сүз.
 
 
                                                                                                                                                                                                     "Шәһри Казан", Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии