Раил Садриев: «Яхшы нәрсәне «брак» дип атамыйлар»

8 март бәйрәме алдыннан Буа театры директоры Раил Садриевның хатын-кыз турында фикерләре:

 – Хатыным белән 28 ел торабыз. Шул 28 ел буе без бер-беребезне аңламыйбыз. Юк, мин хатынымны начар дип әйтә алмыйм. Ләкин һаман шул бер үк нәрсәләр аркасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар, ниндидер вак конфликтлар чыгып тора... Шуны аңладым: озаграк яшәгән саен, гаилә аерылуга тизрәк бара. Бик тиз килеп чыгарга мөмкин бу. Беркемнән дә яшермим, дүрт елда, гаилә буларак, без сират күпере аша уздык, бүген аерылышмасак – иртәгә дип яшәдек. Һаман шул берберебезне аңламау инде сәбәбе. Икенчедән... Киңәш бирүче дә күп бит... Гадәттә, туганнар «акыллы» була, алар үзләрендә булмаган акылны кешегә өйрәтергә ярата. Үзенеке түгел, кеше акылы белән яшәргә яратучылардан җир шары тулган ич. Халык – көтү. Бер процент шул көтүне көтүчеләр бар, аннан – көтүнең алдында баручылар, уртада йөрүчеләр, артта сөйрәлүчеләр...

Хатын ул баш мие төсле булыр­га тиеш. Күренми, ләкин аннан башка яшәп булмый. Менә шулай булса – була. Бүгенге көндә, кызганычка, андыйлар бик сирәк. Без хатын-кызны хәйләкәр, чая дибез, иеме. Әйе, ниндидер үзенә кирәк вак-төяк­тә ул хәйләкәр, ә менә акыл, күпчелек очракта, юк. Акыллы, чая хатын яһүд хатыны кебек булырга тиеш. Ирен күтәрергә тиеш ул. Балалары алдында, тормышта. Бездә бит бик еш киресенчә. Урысның бик мәгънәле сузе бар: «Замужем». Хатын-кыз ЗА МУЖЕМ, ире артында торыр­га тиеш дигән сүз бит ул. Руслар гаилә коруны «БРАК» диләр. Брак яхшы була алмый. Нигездә, бу ике чит планета кешесенең тәүлегенә егерме дүрт сәгать берсен-берсе кыйнап, азаплап ятуы. Ләкин шунысы да бар: хатын-кызларсыз булмый. Мин Илдус абый Гыйләҗевнең бер шигырен укыйм сәхнәдән.

Сугар идем, булды кызган чак­лар –
Сугып кына кеше үзгәрми,
Тоз-борычлап берне әйтер идем –
Сүз ярасы китми, төзәлми.

Инде тагын нәрсә эшләргә соң?
Аранымы әллә өзәргә?
Галәм киңлегеннән дәшә акыл,
Яшим дисәң, кирәк түзәргә.

Әлегә мин шундый кысаларга сыеп яшим. Бүген хатын – Казанда, мин монда. Бәлки гел бергә булсак, күптән аерылышкан да булыр идек инде. Тик без – бергә.

Аннан, минем сәхнәдән дә әйтә торган бер сүзем бар: хатын-кыз беркайчан да ирен яратмаган һәм яратмаячак. Ул аңа бераз гашыйк була, ләкин яратуын шул ирдән туган балаларны гына ярата. Ир-ат дигән төшенчә бар. Менә балаларны үстерү өчен хатын-кыз атны – ирне – көне-төне эшләтә дә инде. Гаепләү түгел, ничек бар, шулай әйтүем. Шуңа ирләр кыска гомерле дә. Ә күкләр хатын-кызга бала табу, үстерү, кеше итү өчен гомерне озынрак биргән, дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.03.2016 21:46:24

Бик акыллы кеше. Белэ ул,бу хатыннан китсэ узенэ башка кеше тузмэслеген. Шуна китми хатыннан.

09.03.2016 08:31:24

Синен белэн 28 ел бергэ яшэгэн очен хатынына рэхмэт эйтеп тор.Бер генэ хатын-кыз да синен белэн бу гомер яши алмас иде.

07.03.2016 18:39:49

раил садриевны мин узем беләмдә хәм онын хәр сузләре дорескә тинләнә сез дөрес фикердә әитәсез

Последние комментарии