Рамазановлар "дөбер-шатыр" килеп нишли? (ФОТО)

Зинира һәм Ризат Рамазановлар дөрес туклануга күчкән. Җырлы гаилә хәзер кичке алтыдан соң ашамый һәм боткаларга өстенлек бирә икән. «Гастроль тормышы үзен сиздерә. Бераз сәламәтлеккә игътибар биреп алырга булдык», — диләр алар.
Ризат фитнеска да йөри башлаган, дип яза tmtv-online. Күп эстрада йолдызларын спортка тарткан Әсхәт Дөбер-Шатырның укучылары арасында хәзер Ризат та бар.
 
«Көн аралаш иртәнге алтыдан сигезгә кадәр Әсхәт Дөбер-Шатырда «дөбер-шатыр» киләм. Әсхәт абый белән шулай сөйләштек: ул безгә фигура ясый, ә без аның юбилеен үткәрәбез», — ди Ризат.
 
 
Башлап җибәргән әлеге яхшы гадәтләрендә Рамазановларга уңышлар телибез! Сәламәт тәндә — сәламәт акыл!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии