Рамил Закиров: "Сәхнәдә иң мөһиме – үзең булып калу" (ИНТЕРВЬЮ)

"Кызган таба"да чираттагы кунак – яшьләр арасында билгеле җырчы, телевидениедәге "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып баручы Рамил Закиров. Аның белән эстрадада югалып калмыйча, уңышка ирешү серләрен Рөстәм Исхакый ачыкларга тырышты.

-  Рамил, синең иҗат юлың кайчан, ничегрәк башланып китте?

– Мин иҗатка кечкенәдән үк тартыла идем. Миңа 3 яшь булганда апам "Сөйкемле бала" бәйгесендә катнашты. Без аның чыгышын карарга дип бардык. Алып баручы тамашачыларга бәйге игълан итте. Теләкләре булган кешеләр сәхнәгә чыгып җырлый ала иде. Мин инде андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаганмын, сәхнәгә чыгып җырлый башлаганмын. Бу минем эстрадага беренче адымнарым иде.
Мәктәпкә укырга кергәч вокал түгәрәкләренә йөрдем, ансамбльда җырладым. Музыка мәктәбенә дә укырга кергән идем, түземлегем җитмәде, музыка мәктәбен калдырдым. 20 яшемдә Америкага киттем, анда дустым белән арендага студия алдык, җырлар яздырдык. Казанга кайткач инде иҗатка тагын да ныклап керештек.
– Әти-әниең тормышыңны иҗат белән бәйләү теләгенә каршы төшмәдеме?
– Юк, киресенчә. Әниләрем көчләреннән килгән кадәр булыштылар. Төрле конкурсларда катнаштырдылар. Мин мәктәптә укыган вакытта ук алар мине курыкмыйча Төркия, Германия, Чехиядәге бәйгеләргә җибәрәләр иде.
– Сиңа җырлау сәләте кемнән күчте?
– Иҗатка мәхәббәт әнием ягыннан күчте дип уйлыйм. Ул шигырьләр яза, гомумән, иҗат сөюче, ә дәү әнием яшь чагыннан ук җырлый. Ул әле дә минем булган кимчелекләремне әйтә, ничегрәк җырларга дип киңәш бирә.
– Рамил, син әле җырларыңның сүзләрен дә үзең язасың икән. Шулкадәр илһам каян килә?
– Илһам чишмәсе... Шигырьләр бер дә уйламаган җирдә һәм вакытта туарга мөмкин. Тик  шулай да илһамсыз, кирәк булганга гына язып булмый. Гадәттә, йоклый алмыйча уйланып ятканда шигырь юллары күңелгә килә. Минем илһам чыганагы ул – төндер.
– Синеңчә бүген зур сәхнәдә үз урыныңны югалтмыйча ничек игътибар үзәгендә калырга, тамашачы күңелен ничек яуларга?
– Минем фикеремчә, сәхнәдә үзең булып калырга кирәк. Мин үземә: "Син мондый булырга тиеш, син сәхнәдә болай сөйләргә тиеш", дип ниндидер шарт куймыйм. Һәрбер кеше үзенчәлекле шәхес. Беркемне кабатламый үз-үзеңне сәхнәдә күрсәтә беләсең икән, һичшиксез уңыш киләчәк. Син үзеңнең мөмкинлекләреңә нык ышанырга тиеш. Артистта харизма да булу мөһим.
– Хәзер нинди проектларда катнашасың? Нәрсәләр эшлисең? 
– Хәзерге вакытта гомумән эш күп. Ул иҗатка да бәйле, иҗаттан тыш эшләр дә бар. Бүгенге көндә без Айнур белән яңа проект турында уйлыйбыз. Мин инде күбрәк яшьләр өчен заманча җырлар башкара идем, хәзер исә өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә якын булган җырлар язасы килә. Җырларымның тематикасын да бераз үзгәртергә уйлыйм. Күбрәк тормыш, әти-әниләр турында җырлар күңелемә якын.
– Ничек "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып баручы булдың?
– Үземне күптән телевидениедә сынап карыйсы килә иде. Ике ел элек мин беренче тапкыр телевидениегә эшлисе килә дип килгән идем. Шул вакытта ТНВдагы "Без Тукай оныклары" дигән рубрикада бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләдем.Бу үзем өчен дә кызыклы тәҗрибә иде. Ике ел дәвамында бик күп  шигырьләр өйрәндем. Шуннан соң күптән түгел генә "Яшь ТНВ" режиссеры Зөһрә "Һөнәр" дигән тапшыруга чакырды. Бу тапшыруда күренекле кешеләрне, артистларны яңа һөнәргә өйрәтәләр. Шул тапшырудан соң Зөһрә миңа "Яшьләр тукталышы"ның алып баручысы булырга тәкъдим итте. Редакция хуплауыннан соң, мин алып баручы булдым.
– Иҗаттан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
– Гомумән, иҗат белән генә күп итеп акча эшләп булмый. Үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карыйсы килә. Хәзер үземнең бизнесымны ачарга телим.
– Рамил, син әле күптән түгел генә өйләндең, котлыйм. Күп кенә йолдызлардан аермалы буларак, син үзеңнең шәхси тормышыңны яшермисең. Киресенчә, моның белән горурланасың. Синең өйләнгәнеңне белеп, җанатар кызлар кимер дип курыкмыйсыңмы?
– Кемдер үзенең өйләнгәнен яшереп, кызлар арасында күбрәк популярлык казанырга тели. Миңа калса, мине ир-ат булганга күрә түгел, ә җырчы буларак, иҗатымны яраталар. Шуңа күрә өйләнү-өйләнмәү иң мөһим әйбер түгел.
 – Җәмәгатең Алсу синең мондый иҗади торышыңа каршы түгелме? 
– Әлбәттә, юк. Ул киресенчә миңа ярдәм итәргә тырыша. Минем социаль челтәрдәге бөтен сорауларга җавап язарга вакытым җитми. Алсу инде кызларга җавапларны үзе яза: "Ул синең популярлыгыңны арттыра бит", ди. Минем киенү стилен дә үзе сайлый.
– Өйләнгәч иҗаттан китеп, буш вакытыңны гаиләңә багышлау теләге тумадымы?
– Берара шундый теләк туган иде. Ләкин, иҗат бит ул кешене канатландыра, үстерә торган әйбер. Иҗаттан китсәм, сүрелә башлармын дип уйладым. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар чыкмасын өчен вакытыңны дөрес планлаштырырга кирәк. Шуңа күрә мин бөтен булган буш вакытымны һичшиксез хатыныма багышлыйм. Өйдә тыныч атмосфера булганда гына тыныч күңел белән эшкә барасың, яңа үрләр аласың.    
– Син, үз карьераңны үзең төзегән артист буларак, яшь, әле иҗат юлына баскан гына җырчыларга нинди киңәш бирер идең?
– Мин әле үзем башкаларга киңәш бирә торган үрләргә җитмәдем дип уйлыйм. Үземнең тәҗрибәдән генә чыгып бер-ике киңәш бирә алам. Беренчедән, иҗатта үз-үзеңне табарга кирәк. Икенчедән, эшеңә тугры булырга, яратырга кирәк. Яраткан эштә генә армыйсың, үзеңнән канәгәть буласың. Тагын бер әйберне әйтеп үтәсе килә – башлаган эшләрен ташламасыннар иде. Чыктым, җырладым һәм миңа популярлык, акча була дип уйларга кирәк түгел. Иҗат башта күп чыгымнар таләп итә. Каршылыкларсыз гына да булмый.
"Азатлык"
Рөстәм Исхакый

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.05.2014 20:00:58

Булдырасың, Рамил! Һәрвакытта да шулай гади. гадел, кешелекле булып кал. Без, акышлылар, синең белән горурланабыз.

Последние комментарии