Раяз Фасыйхов: “Мәхәббәт турында җырлаганда алдаламыйм” (ИНТЕРВЬЮ)

Татар эстрадасының үзенең романтиклары, мәхәббәткә дан җырлаучылары бар. Алар арасында – Раяз Фасыйхов. Бу талантлы егет инде 10 ел тамашачыны үзенең чыгышлары белән сөендерә.

 Җырчы 16 ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында иҗатын яратучыларга зур концерт программасын тәкъдим итте. Утыз яшьлеге уңаеннан оештырылган җыр кичәсендә Раяз үз репертуарындагы иң яхшы җырларны башкарды. Җырчы концерттан канәгать калдымы? Илһам көчен ул каян ала? Раяз Фасыйхов шоу-бизнестан китәргә җыенмыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапларны интервьюда таба аласыз. 

- Туган көнегез уңаеннан оештырылган концертыгыз инде артта калды. Хис-кичерешләрегез, ясалган нәтиҗәләрегез белән бүлешсәгез иде...
- “Миңа утыз яшь...”  концерт-тамаша гадәтләшкән калыплардан чыгып төзелде. Аны яшьлек, малайлык шуклыгы белән “саубулашу” дип атарга да мөмкин булыр иде. Әмма “амплуамнан” бик каты чыгарга, романтикадан читләшергә тырышмадым. Концертта зал шыгрым тулы иде. Җитешсезлекләр булса, гафу үтенәм. Барлык минусларны, плюсларны исәпкә алганда, бәйрәмгә “4” ле билгесен куяр идем. Концертның куелышында кимчелекләр булды дип саныйм. Киләсе концертларда аларны төзәтергә тырышырбыз. 
- Тыңлаучыларыгыз арасында яшьләр яки өлкән буын вәкилләре күбрәкме?
- Тамашачыны алай аерырга яратмыйм. Концертта, мәсәлән, кече яшьтәге балалар да, яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Яшь барса да, мин үзем дә бит күңелем белән 18дә калам.
- Сәнгать өлкәсендә танылыр өчен нинди булырга кирәк?
- Еш кына талантлы, әмма шуның белән бергә бик тыйнак яшьләр белән очрашырга туры килә. Аларда сәләт бар, әмма курку хисе аркасында алар аны тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмый. Бер нәрсәдән курыкмыйча төрле чараларда катнашкан, үзен танытырга тырышкан сәләтләре чамаулы булган кешеләр, киресенчә,  яхшы нәтиҗәләргә тизрәк ирешә. Шуңа күрә яшьләргә тәвәккәллек телим, күбрәк конкурсларда катнашсыннар,үзләрен күрсәтергә тырышсыннар. Мин югары уку йортларында бу сыйфатка өйрәтә торган фән булсын дип хыялланам. 
- Мәктәптә яхшы укучы идегезме?
- Мин “средняк”! Бу яктан горурланып әйтә алам, гел яхшы укытучы - остазлар туры килде. Авыл мәктәбе бик көчле иде безнең. Мәктәптә алган белемнәр Арча педагогия көллиятен уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирде. Анда мин беренче чиратта ноталарны өйрәнер өчен укырга кергән идем. Бүгенге көндә музыка өлкәсендәге белемнәр миңа гел ярдәм итә. Мәсәлән, минем белән эшләгән музыкантларга  теләкләремне, фикерләремне җиткерә һәм раслый алам.
- Үзегезнең җыр язып караганыз бармы?
- Бар. Ләкин куркып куям, бәлки, берәрсенең  җырына охшап куяр! Минем хәтта шигырьләр язганым бар. Гомумән музыка, шигырь яза торган кешеләргә аптырыйм. Бу бит бик зур эш. Шуңа күрә аларга хөрмәт белән карыйм. 
- Берәр шөгылегез бармы? Бәлки үзегезне башка өлкәдә сынап карарга телисездер?
- Башка өлкәдә үземне сынап караганым бар. Ләкин төп эшем шоу-бизнес өлкәсе дип саныйм. Мәсәлән, кирпеч сату белән шөгыльләнә башласам, миңа аның турында гына уйларга туры киләчәк. Бу очракта сәнгать икенче планга күчә бит. Шуңа күрә бер эшкә алынасың икән, аны җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Ә һәр бизнес игътибарны таләп итә. Максатларым, планнарым, тамашачым булганда сәхнәдән китү турында уйлыйсы да килми. Хәзерге эшем барлык яктан да канәгатьләндерә. Ниндидер бизнес ачып җибәрү кирәк дип санасам, моның белән тормыш иптәшем шөгыльләнәчәк.
- Тамашачылар белән ничек аралашасыз: гади тормыштамы, яки Интернет ашамы?
- Күбрәк Интернет аша аралашам. Язучылар арасында, “сумасшедший” фанатлар да була. Әмма мин яхшы психолог. Шуңа күрә һәр кеше белән дә уртак теле таба алам. Аңа өстәп, бөтен социаль челтәрләрдә хатыным һәм ике балам бар икәнлеге турында хәбәр ителә. Гомумән алганда, сәхнәдәге образга гашыйк булырга була, ә менә тормыштагы Раязга гашыйк булудан бернинди мәгънә юк.
- Гадәти тормыштагы Раяз, сәхнәдәге образ белән аерыламы?
- Әлбәттә, бу бөтенләй ике төрле кеше. Хәтта тормыш иптәшем үзе дә, мине сәхнәдә күргәч: “Минем белән яши торган Раязмы соң бу?” - дип аптырап куя. Мәхәббәт турында җырлаганда алдаламыйм. Җырларны үзем аша, күңелемнән үткәрәм, ләкин тормышта мин чынбарлык белән яшәргә тырышам. Кырыслык, туры сүзле булу миңа хас сыйфатлар. 
- Илһам көчен каян аласыз?
- Минем өчен сәхнәгә озак вакыт дәвамында чыкмау – ул зур стресс. Сәхнә мине үзе илһамландыра. Иҗат көче калмаган көннәрдә авылга кайтам, табигатькә чыгам, балачак эзләре буенча йөрим. Кем белән дә булса күрешү, аралашу, гаиләм, балаларым, әти-әнием мине илһамландырырга мөмкин.
- Журналистларга мөнәсәбәтегез ничек?
- Журналистлар безне халык белән тоташтыручы күпер ул. Чөнки халык безне газета, телевидение аша карап, ишетеп белә. Журналистлар ни дип кенә язсалар да, мин риза. Иң мөһиме шәхси тормышым турында ялган мәгълүмат таратмасыннар. Шулай ук нинди генә яхшы җырчы булсаң да, синең турында гел начар язсалар халык шикләнеп карый башлый.
Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии