Раяз Фасыйхов: «Тетрәндергеч югалтулар күп булды»

24 ноябрьдә “Пирамида” концертлар залында Раяз Фасыйхвның концерты узачак. Җырчы быелгы программада төп басым нәрсәгә ясалачагын, ул алдагыларыннан кайсы ягы белән аерылачагын сөйләгән.
- Концертымда “мөгез” чыгарырга уйламыйм, ләкин “тәмле” итеп эшләрбез, Алла боерса... Дөресен әйткәндә, быелгы программаны әзерләү бик җиңел булмады. Куяргамы-юкмы дип, ахырга кадәр суздым... Бәлки, бу соңгы айлардагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәрү белән бәйледер, чөнки быел тетрәндергеч югалтулар күп булды. Рафик Тәҗетдинов, Илфак Шиһапов белән еш булмаса да, аралашып тора идек, иҗатларын бик хөрмәт итәм. Алар да минем һәр эшемне дөрес бәяләп, киңәшләрен биреп торалар иде. “Сайлаган юлың дөрес, шул юнәлештән тайпылма, вакланма”, - дияләр иде. Аннары Әлфия апа китеп барды. Аның белән Салават абый төркемендә, 2004 елда бер юбилейда эшләгәнем истә. Ул гастрольләрдәге хатирәләрен күңеленнән яңартып, сөйләп, көлештек тә, моңландык та. Чыннан да бөек, “мировой” шәхес иде!.. Хәния апаның арабыздан китүен әле дә булса кабул итә алмыйм. Гаиләбез белән яратабыз (әлегә аның турында үткән заманда сөйли алмыйм), чөнки Габделхәй абый белән алар безнең гаилә дусларыбыз иде. 4 ноябрьдә Мәскәүгә бергә барабыз дип сөйләшкән идек. “60 яшьне уздырып, турне эшлибез дә, үзебез өчен яшибез, оныклар карашырбыз. Балаларның үскәнен бик күреп булмады, оныкларыбызныкын булса да күрербез”, - дип планнары белән уртаклашканнар иде. Тик.. нишләтәсең, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әлеге хәлләр бик нык тәэсир итте... - дип сөйләгән Раяз Фасыйхов "Шәһри Казан" басмасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии