Реанимациядәге Татьяна Буланова ни хәлдә?
Татьяна Буланованы ашыгыч рәвештә Санкт-Петербург дәваханәсенә салганнар. Аның йөрәге белән проблемалары булуы турында җырчының концерт директоры Константин Сергеев хәбәр иткән.
«Хәле тотрыклы, яхшыруга таба. Татьяна табиблар күзәтүе астында. Моны миикроинсульт дип әйтергә була», - дигән ул «РИА Новости» агентлыгына.
Соңрак 51 яшьлек җырчы үзе дә смс-аралашу аша журналистлар белән бәйләнешкә чыгып, хәленең яхшыруы турында хәбәр итте. Дөрес, әле аны реанимациядән күчермәгәннәр.
Чыганак һәм фото: rg.ru
Комментарии