Рената Тейның ире авариягә эләгеп, комада ята

Яшь җырчы Рената Тейның ире 25 октябрь көнне юл һәлакәтенә очраган. Кызганыч, әмма Сәгир бер айдан артык инде комада ята икән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
“Ирем комада. Мин бу хакта язаргамы-юкмы дип озак уйладым. Бу чираттагы хайп түгел, кызганыч, бу дөрестән дә шулай. 25 октябрь көнне иртәнге 7 дә иремә шалтыраткач, мин чит кеше тавышын ишеттем. Миңа полиция хезмәткәре җавап бирде һәм иремнең авариягә эләгүен хәбәр итте”, - ди җырчы. 
 
Сәгирнең хәле авыр дип бәяләнелә. Аягына операция ясаганнар, тагын берничәне ясау планлаштырыла. 
 
 
"Тормышта мондый кайгы сиңа кагылмас төсле. Хәзер миңа бик авыр. Бар да яхшы иде, карьерам да, гаиләм дә алга барды һәм барысы да бер мизгелдә тукталып калды. Иң авыры бу хакта улыма сөйләү.Ул әтисенең авариягә эләгүен белә, әмма шундый авыр хәлдә икәнен белми”, - ди җырчы һәм үзенә ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерә.
Фото: җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии