Рәнис Габбазов: Туйдан соң мин «картайдым»

Рәнис Ульяновск өлкәсендә туып-үскән. Казанга аны татар җырларын өйрәнү, татарча камилрәк белү теләге алып килә.
ТЕЛ
 
– Элек мин русча җыр­ларны бик күп башкара идем, әмма татарча җырлыйсым килде. Шул теләгем Татарстанга алып килгәндер дә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казандагы театр училищесына кердем. Аннары Винера Ганиева классында югары белем алдым. Хәзер дә магистратурада укып йөрим әле. Ульяновскида яшәгәндә, татар егетләре күбрәк русча җырлый иде. Ә минем татар җырын дәвам итәсем килде. Дөресен әйтәм, беренче вакытларда нәрсә турында җырлавымны аңламый идем, чөнки рус мәктәбендә укыдым. Хәзер исә җырны тирәнтен аңлап башкарам. Бар нәрсә дә үзеңнән тора. Тырышыр­га гына кирәк, – ди Рәнис.
 
Җырчы егет БДИдан куркып, балаларны русча укыту бөтенләй дә дөрес гамәл түгел, дип саный. Һәр нәрсә дә кешенең үзенә, гаиләгә бәйле, үзең үрнәк булганда, бала БДИдан да курыкмый, башка әйбердән дә курыкмый, телен өйрәнә, ярата дигән фикердә ул.
– Балада кечкенәдән татар теленә, татар җырына мәхәббәт уятырга кирәк. Кечкенәдән татар җырлары белән тәрбияләү кирәк. Балалар үсә торган мохит, аларның дуслары бар. Күп әйберләрне алар шул мохиттә, башка балалар аша өйрәнә, сеңдерә. Әмма бала белән өйдә татарча сөйләшсәң, татар балалар бакчаларына бирсәң, татар мәктәпләрендә укытсаң, нәтиҗәсе булмый калмас. Мин кешеләрне милләтләре буенча аермыйм. Дуслар төрле милләттән булырга тиеш. Әмма һәр кеше, шул исәптән балалар да, үз телен онытырга тиеш түгел.
 
Яшь җырчыга татар җыр­ларына мәхәббәтне әбисе тәрбияли. Иң беренче булып халык җырларын да Рәнискә Җиһан апа өйрәтә. Оныгын зур җырчы итеп күрергә тели ул һәм егет Казанда, Россиядә концертлар куеп йөри башлагач, аның белән бик горурлана.
– Сольный концертым булганда, әби Казанга килгән иде. Әмма Ваһапов фестивалендә мин Гран-при яулагач, килә алмады инде. Әби минем чыгышларны һәрвакыт видеолардан карап барды. Бик горурлана иде. Миңа шул юлны күрсәткән өчен, аңа бик зур рәхмәтлемен. Хәзер инде әбием мәрхүмә. Урыны оҗмахта булсын.
 
ДИН
 
Гадәттә, кеше таныла башласа, туган ягын оныта, якташларын «танымый» башлый.
– Мин, мөмкинлек булганда, авылга еш кайтырга тырышам, аена бер тапкыр булса да авылда булам. Хәзер инде гастрольләр, концертлар булгач, алай ук кайтып булмый. Оныклары туганнан соң, әти-әниләр үзләре еш килеп йөри башлады. Безгә гел ярдәм итеп, Тимерланны тәрбияләргә булышып торалар, – ди җырчы.
Рәниснең кечкенәдән бик зур хыялы бар. Карьерасын ясап, финанс яктан аякка басуга, туган ягында мәчет салдырырга тели ул.
– Безнең бистәдә татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә яши. Татарлар якынча 50 процент чамасыдыр, мөгаен. Әмма бистәбездә мәчет бер генә. Бер баштан икенче очка йөрү кыенрак. Шуңа да мәчеткә ихтыяҗ бар. Бу минем Аллаһы каршында әйткән сүзем һәм бик зур җаваплылык. Мөмкинлек булуга, бу хыялны тормышка ашырачакмын. Кешеләр мәчет салып куя да мактанып йөри. Минем алай эшлисем килми, ә башкаларга яхшылык эшлисем, аларны да дингә өндисем килә.
Рәнискә дини тәрбияне дә әбисе белән бабасы биргән. Ул мәчеткә йөри, киләчәктә намазга басарга да исәбе бар.
– Хатыным Гөлия дә шул юлга тартыла, үземнең дә теләгем зур. Балаларым да мәчеткә йөрсәләр, мин бик бәхетле булыр идем.
 
ИҖАТ
 
Рәнискә алты яшь булганда, ул Ульяновскида Сабан туенда катнаша. Шунда аңа
пульт белән идарә итә торган машина бүләк итәләр.
– Җырлау теләге шул машинадан соң уянып китте, дисәм дә буладыр инде. Җырладың да – сиңа бүләк бирәләр, җырладың да – бүләк бирәләр. Миңа, бала буларак, бу кызык. Үсә төшеп профессиональ яктан белемем арткач, музыка мәктәбенә йөри башлагач, миндә җырчы булу теләге тагын да артты. Шуңа да беренче укытучым Әлфия Рәис кызы Ромазановага бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Ул мине вокал ягыннан бик үстерде. Бар нәрсә дә бер-бер артлы барырга тиештер дип уйлыйм. Башта музыка мәктәбе, аннары уку йорты... Музыка мәктәбен ташлап китүчеләр дә күп булды арабызда. Бу – кешенең үзеннән тора. Әгәр дә профессияңдә син фанат икән, фанат булып кал. Алайса эшләп булмый. Бу теләсә кайсы һөнәргә дә кагыла.
Рәнис Габбазовны күпләр танып-белә. Сәләтле дә. Әмма нинди генә танылган булса да, үзен ул «йолдыз» дип санамый.
 
– Минем иң яратмаган сүзем ул — «йолдыз». Минемчә ул бик зур сүз: йолдызлар бар һәм башкалар бар. Йолдызлар бармак белән генә санарлык. Йолдыз булу өчен бик күп эшләргә кирәк. Бер-ике җыр яздырып кына җырлап йөрү дөрес түгел. Еллар дәвамында син үзеңнең җырчы икәнеңне халыкка исбатларга тиеш. Иҗатка биреләсең икән, нәтиҗә дә булырга тиеш. Шуннан соң гына синең йолдызмы-юкмы икәнеңне ачыклап була. Беркайчан да бер җирдә туктап торырга ярамый, – дигән фикердә Рәнис.
 
Танылу, кеше арасында популяр булу, әлбәттә, башны әйләндерергә, җырчыны масайтырга да мөмкин. Еш кына бу шулай була да. Концертлардан соң фотога төшүләр, автограф алулар да тәэсир итми калмый, билгеле.
 
– Әгәр кешенең эчендә «О, менә бит мин нинди танылган шәхес» дигән хис уяна икән, димәк, ул инде үсештән туктаган дигән сүз. Кешедә үз-­үзенә карата тәнкыйть булырга тиеш. Алай булмаган очракта, үсеш булмый. Тәнкыйтьне мин һәрвакыт тыңлыйм. Ул ошарга да, ошамаска да мөмкин. Өйгә кайткач уйлыйм да, чыннан да бу шулай бит, моны үзгәртергә кирәк, дим. Ә бар кешене үпкәләтергә теләп әйтелгән тәнкыйть. Андыйларга бик игътибар итеп тормаска. Чын профессионал кирәкле тәнкыйть белән дөрес булмаган тәнкыйтьне аера белергә тиеш. Тәнкыйть – яхшы нәрсә ул. Үсәргә этәргеч бирә. Гайбәт таратучыларга игътибар итмим, сөйләсеннәр! Сөйләсәләр яхшы әле ул, менә сөйләмәсәләр начар. Димәк, син халыкка кызык түгел, – ди Рәнис.
 
Җырчы егет әти-әнисенең дә, укытучыларының да сүзләрен тыңларга тырыша. Алай эшләмәгәндә, тормышта югалып калырга мөмкинсең дип саный ул.
 
ГАИЛӘ
 
Гел тәнкыйтьләү дә, баштан гына сыйпап тору да дөрес түгел дигән фикердә Рәнис. Һәр нәрсә үз вакытында, үз урынында һәм чама белән булу яклы.
 
– Мине бераз «кабызып» җибәрмәсәң булмый. Өйдә дә шундый мин. Хатын активрак. Ул бераз «кабызып» җибәрә дә. Кайчакта ялкаулык та басадыр. Тик концертлар булмыйча, өйдә утырган ике-өч көндә үземне кая куярга белми аптырап бетәм. Гел эшлисе килә.
 
Гаилә коргач, кеше еш кына үзгәрә. Күп эшләрне бергәләп башкарасың. Егет белән кыз кебек очрашкандагы булмаган мәшәкатьләр, проблемалар туа. Гадәтләр дә үзгәрә.
 
– Гаилә коргач, туйдан соң мин «картайдым» шикелле. Дуслар да әйтә, бик җитдиләндең, диләр. Элек бераз җиңелчәрәк идем. Әле бер дус­та кунакта, әле икенчесендә. Әле Казанда, әле Ульяновскида була идем. Хатын булгач, бала тугач, өйдә утырырга туры килә, дип әйтәсем килми. Чөнки бу үзе бер рәхәтлек бирә. Бар инде, хатыны, баласы булса да, өйгә кайтмый йөрүчеләр. Ә минем андый теләгем юк. Иң мөһиме, гаиләдә тынычлык кирәк, – ди Рәнис.
Җырчының хатыны Гөлия Сәгъдиева да җырчы. Ул да Рәшит Ваһапов исемендәге фес­тиваль лауреаты. Уллары Тимерланга инде бер яшь.
– Мин үземне яхшы әти дип саныйм, чөнки улым белән күп вакыт уздырырга, аның үскәнен күреп калырга тырышам. Бала тугач, мин үзем дә үсеп киткән кебек булдым, – ди Рәнис Габбазов.
Габбазовлар гаиләсе тагын да ишәйсен, тамашачыларыгыз артып торсын дигән теләктә калам!
 
Лилия ЛОКМАНОВА, Шәһри Казан

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии