Рәшит Шамкай озак кына авырганнан соң сәхнәгә кайта!

Яңа ел алдыннан Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай инфаркт кичерде. Ул вакытта Рәшит абый: "Концертларга нокта куелды", – дигән иде. Әмма юмор остасы яраткан тамашачысын сөендерергә уйлаган. 19 мартта узачак "Мишәрләрем" концертында Рәшит Шамкайны да күреп булачак.

- Иң беренче тапкыр оештырылган "Мишәрләрем" концертында катнаштым да, аннан соң минем белән күңелсез хәл булды. Операция кичердем. Өченче ай китте инде. Ике ай буе дарулар гына эчеп тордым, даруны ипи ашаган кебек ашадым. Дару алуга аена 12 мең акча китте. Хәзер эчмим дә, тартмыйм да. Инде аякка баскач, яңадан сәхнәгә чыгасым, эшлисем килә. Репертуарым да бай, үзем язган шигырьләрем дә күп, - дип сөйләде Рәшит Шамкай Intertat.ru хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии