Рәсим Низамов: "Якыннарыма кирәклегемне тою мөһим" (ИНТЕРВЬЮ)

Бик сирәк була мондый тойгы: кеше белән тәүге тапкыр күрешәсең, ә инде аралашуның беренче минутыннан ук гомерең буена белгән сыман рәхәтләнеп сөйләшеп утырасың. Әңгәмәдәшемнең һәр сүзеннән әдәплелек, үз-үзен тотышыннан итагатьлелек сизелеп тора. Сүзем халкыбызның яраткан җырчысы Рәсим НИЗАМОВ турында.

Тавышы моңнан гына торган Рәсим, баксаң, бөтенләй җырчы булырга хыялланмаган икән! — Җырлау сәләтем булса да, җырчы булырмын дип уйламаган идем. Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга керүемнең төп максаты — укытучы булу иде. Хәер, җырчы булып китсәм дә, максатымнан тайпылмадым дип исәплим. Җырларым белән халкыбызны сәхнәдән тәрбиялим дип саныйм. Сәхнә бит ул нәкъ тәрбия чыганагы булырга тиеш тә кебек.

“Иркә бала булып үсмәдем” 

— Тәрбия дигәннән, иң башта әти-әниегез, авыл тәрбиясе турында сөйләшик әле.

— Авылда үскән һәр баланы хезмәт тәрбияли. Мин гаиләдә бер генә бала. Күпләр хәзер: “И, бер бөртек булгач, иркә булып үскәнсеңдер инде!” — диләр, һич юк. Мин башыннан сыйпап үстерелгән бала түгел! Киресенчә, абыйлы-апалы балаларга, бүлеп эшләгәч, эш азрак эләккәндер әле. Әтием Мөхәммәт — машина йөртүче, әнием Венера хисапчы иде. Әти иртә китә, кич кайта, әнинең сәламәтлеге мактанырлык түгел, хуҗалыктагы авыр эшләр барысы да минем җилкәдә. Ул бит хәзер генә авылда яшәү рәхәт — су-газы кергән. Ә бит боларның барысын да үзебез эшли идек. Бервакыт шулай физикадан хәрәкәт темасын үткәндә, укытучының: “Хәрәкәт ул, балалар, менә Рәсимнең көянтә-чиләкләр белән йөгерә-йөгерә су ташуы инде!” — дип чагыштыруы истә калган. Көн гел эш белән үтә иде, шулай да, ап-ак карда аунарга да, яшел чирәмдә йөгерергә дә вакыт таба идек.

— Укытучы булам дип йөргән улларының кинәт кенә сәхнә йолдызына әй­ләнүен ата-ана ничек кабул итте соң?

— Башта “артист кеше юлдан кайтып керми, тормышың ничегрәк булыр соң?” дигән шикләр булса да, алар бу карарны уңай кабул итте. Аннары бит мин сәхнәгә институтта укыган вакытта ук чыгып караган кеше, башта кызыксыну гына иде, аннары инде һөнәргә әйләнде.

— Туган як якын булгач, институтта укуның авырлыгы юк инде аның...

— Беренче елларда бик сагындырды, атна саен кайтып йөрдем. Ә инде аннары, укытучыбыз Миңгол Галиев безне — авылдан килгән балаларны үз канаты астына алып, вокал белән җенләндергәч, төнгә кадәр институттан чыкмый башладык. Авыл баласында ялкаулык юк бит ул — иртән сәгать тугызынчы яртыга киләбез, төнге унсыз кайту юк. Көнгә икешәр сәгать вокал белән генә шөгыльләндек — укыйм дигән кешегә мөмкинлек җитәрлек иде! Аннан ияләшә төшкәч, бәйрәмнәрдә, ялларда концертлар белән авылларга чыга башладык. Әле бик яхшы хәтерлим, концерт куярга дип чыккан бер төркем студент 1994 елның каты буранында 14 сәгать юлда утырдык — бу минем, мөгаен, иң истә калган гастролем булгандыр.

— Юл газабы — гүр газабы, диләр бит, гомеренең яртысы тәгәрмәч өстендә гастрольдә үткән артист кешенең юл маҗаралары моның белән генә бетмидер инде...

— Юк, әлбәттә! 2001 елда кыш көне бер төркем артист Уфага концерт белән кузгалдык. Чаллыга җиткәч, аппаратура төягән “Газель” машинабыз ватылды. Нишләргә белгән юк, кич бит концертка өлгерергә кирәк. Киттек машина эзләп, аппаратура төяргә таптык, үзебезгә барырга машина юк. Шунда бер белмәгән бер абый: “Бу дөньяда күрмәгәннәрем калмады, Әфганга кадәр барып җиттем, юлда йөрүнең ни икәнен бик яхшы чамалыйм!” — дип, гаражында торган өр-яңа машинасының ачкычын, документларын китереп тоттырды. Чит кеше иде ул безгә, ә бит мондый изгелекне хәтта якын дустың да эшләмәс иде!

Икенче очрак тагын шул ук Уфа яклары белән бәйле. Концерттан кайтырга чыктык, төнге сәгать унике, без артистларны төягән машина ватылды, ниндидер бер вак кына запас часте янып чыкты. Аппаратура төягән машина шул запас частьны эзләргә китте. Сүнгән машина эчендә салкынга чыдап булмый башлады, урамда да түзә торган түгел, 30 градус салкынлык. Ярый урманга якынрак җир иде, төшеп учак ягып җылынып та карыйбыз. Шуннан якындарак ут күренгән авылга киттек, бу булып чыкты чеп-чи урыс саласы. Ишегалдында машинасы торган һәр капканы шакып, урам буйлап бара торгач, бер урыс агае уянып чыгып, гаражыннан шул кирәкле запас частьны табып бирде. Ул да чит кеше иде! Шуны әйтәсем килә: чыннан да юл газабы — гүр газабы бит ул, юлда йөргәндә бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булсак иде.

“Урланган җыр җырламыйм” 

— Бүген ярый инде урамнан тотып алып кергән һәр кешедән “йолдыз” ясаучылар бар, сез сәхнәгә аяк баскан чакларда танылу бик авыр булгандыр, мөгаен?

— Ул вакытның да үз мөмкинлекләре бар иде — чын конкурс-фестивальләр мине сәхнәгә алып менде. “Ягымлы яз”, “Татар җыры” (аны һич кенә дә хәзер үткәрелә торган “Татар җыры” белән бутарга ярамый) — болар чын сынау иде. Мин, мәсәлән, “Татар җыры” конкурсында өч тапкыр чыгыш ясадым (1993, 1995, 1997 еллар), бары соңгысында гына лауреат исеменә лаек булдым. Ә хәзерге конкурслар бизнес бит ул, урамнан кергән һәр кешедән җырчы ясап булмый, аның өчен талантың булган очракта да 5-6 ел укырга кирәк. Хәзерге көндә эстрадада бөтенләй башка һөнәр ияләре дә “йолдыз” булып йөри, аны чистарту өчен бер закон — фонограммага җырлауны тыю да җитәр иде.

— Сезнең хакта “ирешкән югарылыгын озак еллар дәвамында саклап кала алган җырчы” диләр, моның сере нидә?

— 16 елдан артык сәхнәдә иҗат итү дәверендә нәкъ шуңа омтылдым да инде. Моның өчен, әлбәттә, һәрдаим үзеңне камилләштерергә кирәк: тамашачының мәхәббәтен югалту өчен бер ялгыш сүз ычкындыруың да, бер ялгыш адым атлавың да җитә. Шуңа күрә үземне гел контрольдә тотарга тырышам. Аннары сәхнәдәге уңыш тулысынча репертуар белән бәйле. Миндә кемнәндер урлап алган җыр юк, барысы да үзем өчен язылганнар.

— Ә алар ничек сайлана? Җырларның сезнең язмыш белән тәңгәл булуы мөһимме?

— Минем өчен сүзләр белән көйнең тәңгәллеге мөһим. Темасы да тормышчан, сүзнең көче дә зур булсын. Бер үк “яратам” сүзен төрлечә яза бит шагыйрьләр — берсендә бигрәк тапталган сүз булып яңгырый, икенче шигырьне укыйсың, шул сүз йөрәккә тия. Менә шунда инде ул сүз көче! Ә үзеңнең язмыш турында гына җырлау, минемчә, һич дөрес булмас иде — үзен генә уйнаган артист чын артист була алмый бит. Без халык язмышын, аның көнкү­решен күз уңында тотарга тиеш.

— Кайсы авторларга өстенлек бирәсез?

— Фирзәр абый Мортазин белән эшләү бик җайлы. Аңа нинди җыр кирәген аңлатып та торасы юк. Җыр язгач, “Рәсим, сиңа гына дигән бер җыр бар!” — дип үзе шалтырата, ул җыр чынлап та минеке булып чыга. Зөфәр Хәйретдинов, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов белән бик күп җырларыбыз бар.

Кыш буе чана шуам”

— Һәр ир-ат өчен беренче урында эш, икенчедә генә гаилә, балалар, диләр...

— Мин алай аерып карый алмыйм. Эш — фронт, гаилә — тыл ул! Гаилә — бурыч та, җаваплылык та, терәк тә. Хатыным Энҗе белән бергә укыдык, әмма бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. II курста, көз көне колхозга эшкә җибәрделәр, шунда якыннан аралашып киттек. Укуны тәмамлагач, өйләнешеп тә куйдык.

Бүген хатыным балалар бакчасы мөдире, эше үтә җаваплы, четерекле. Хатын-кызга бит гаиләне дә, эшне дә бертигез алып барырга кирәк. Ике улыбыз Рүзәл белән Равилне дә үстерәсе бар. Әти сүзе иң азактан әйтелсә дә, төп тәрбияне балаларга барыбер әни кеше бирә. Аллага шөкер, аңлашып, матур яшибез.

— Тормышыгыздагы иң кадерле мизгелне искә төшерсәк?

— Ул, мөгаен, беренче улым туган көндер!

— Улларыгызның кайсында үз балачагыгыз чагылышын күрәсез?

— И, хәзерге заман баласын безнең белән чагыштырып буламыни?! Шулай да, олысы Рүзәл холкының тыныч булуы белән миңа охшаган. Кечкенәсе бер тик тотмый, кыш көне тау шудыртып рәхәтләндерә (Рәхәтләнеп көлешәбез — Э.Җ.) Минем ял көне туры килсә, чанасын әзерләп көтеп кенә тора, төнге уникесез кайтып та булмый аннары!

— Тиздән тамашачыгыз көтеп алган концертларыгыз җитә, шул хакта да сөй­ләшеп алыйк әле.

— 23-24 февральдә Филармония концертлар залында Казан тамашачысы алдында чираттагы имтихан тотуым. Концертны театральләштерүгә бик каршы булсам да, ул тулы канлы үтәчәк — аның үз сценарие, алып баручысы (быел Рәсим Низамов концертын Фәнил Вакказов алып барачак — Э.Җ.), биючеләре дә, чакырылган җырчылары да булачак. Үземнең остазларымны кунак итеп чакырасым килә. Аннары мин бит инде 4 ел рәттән “Татар моңы” конкурсында жюри әгъзасы, шунда катнашкан талантлы балаларның берничәсен үз концертыма чакыру нияте дә бар.

— Казанда үткән концертлар артистларның финанс хәлен кайсы якка үзгәртә?

— Казанда ел аралаш концерт бирүне максат итеп куйдым — бу үзеңне формада тотарга бик ярдәм итә. Әмма бу тамашалардан акча эшләүне максат иткәнем юк. Хәер, төбәсәң дә эшләп булмый — яңа җырлар яздыру, костюмнар тектерү, зал арендалау, чакырылган артистларга түләү — шушы чыгымнардан соң минуста калмасаң, бу иң яхшы нәтиҗә дигән сүз. Шунысын да яшерми әйтә алам: концертлар оештыруда спонсор дусларның ярдәме бик зур.

— Дуслар белән аралашу өчен вакыт каламы соң?

— Безне уртак хобби — волейбол ярату берләштереп тора. Атнага ике мәртәбә “Динамо” спорт комплексында җыелышып волейбол уйныйбыз. Уен барышында дуслар белән сүзгә килешү дә булырга мөмкин, әмма бөтен үпкәләр шул залда кала, алдан килешү буенча, без бәхәсне спортзалдан ары алып чыкмыйбыз. Бу безнең өчен аралашу да, ял итү, стресстан арыну да. Бөтен тискәре эмоцияләрдән арынып, өйгә тынычланып кайтабыз.

— Шулай да, кеше күңеленә һәрчак нидер җитми бит ул...

— Ул яшәүдән туктаганчы шулайдыр инде. Менә минем дә иҗаттан туеп, җырлаудан туктыйсы килгән чакларым була. Әмма сәхнә чир ул, сине болай гына җибәрми. Аннары тагын нидәндер күңел күтәрелеп китә дә, җиң сызганып эшкә тотынасың.

— Әле сезгә, иҗатыгызга гашыйк булган яшь, чибәр фанаткалар да илһам бирәдер?

— Хатын-кызларның игътибарын нибары һөнәремә кагылышлы дип исәплим. Бер күрүдә гашыйк булуга бөтенләй ышанмыйм. Кешенең эчке дөньясын белмичә торып, ничек итеп яратып булсын ди?!

— Сезнең яшәү яме нидә?

— Минем өчен һәрвакыт якыннарыма — хатыныма, балаларыма, әти-әниемә һәм тамашачыма кирәклегемне тою мөһим! 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.02.2013 16:03:09

Үз туган ягына кайтып сабантуйда җырлап китмәгән, зиарат зурайтканда әйтеп тә үз өлешен кертмәгән кешене мин тавышы нинди генә булса да бөек җырчы дип әйтмәс идем

28.01.2013 18:38:42

Рэсим, чыннанда татар эстрадасында профессиональ жырчыларнын берсе. алар куп тугел. Эгэрдэ сэхнэ турендэ андый жырчылар булса татар эстрада югарырак дэрэжэгэ кутэрелэ алыр иде. Буген чынлап та татар халкы эйтмешли этедэ бетедэ жырлап карап йори, шунысыгына аптыраш, кеше узенен тавышы юк икэнен анламыймы микэн. Рэхмэт сезгэ Рэсим абый, сезнен тавышыгыз хэм чын профессионал булып кала белунгез белэн.

27.01.2013 22:46:45

мин дэ яратам рэсим абыйнын жырлавын. чын халыкчан тавыш. узе дэ бик гадигэ охшаган

27.01.2013 13:51:59

Рэсимне бик хормэт итэм ,анын hэр жыры узенэ генэ хас мон белэн тулы. Менэ ул чын уз коче белэн таныла алган жырчы hэм чын кеше гаилэ башлыгы, тырышлык урнэге диеп саныйм. Ходай быелгы концертын да карарга насыйп итсен иде.Катнашучылары да ихлас артистлар укенерлек булмас алла боерса.

Последние комментарии