Рәсимә Галиева ширбәт аен печәндә уздыра (ФОТО)

“Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, Казан университетында булачак журналистларга белем бирүче Рәсимә Галиева 17 июль көнне никах укыткан. Кияү Әнәс Әхмәтгаязов – Рәсимәнең якташы, Саба районы Кече Кибәче авылыннан.

“Мин әле өч атна ялда,” - диде телефоннан “Туйлар.ру” хәбәрчесенә Рәсимә Галиева. Һәм үзенә хас шаяру белән өстәп куйды: “Ширбәт ае безнең: Кибәчедә печән чабабыз”.

Рәсимә үзе Сабаның Тенеки авылыннан. Ике авыл арасы 25 чакрымга тула икән. 23 июль көнне егет ягында Килен ашы уздырырга җыеналар. Анысы да никахтан ким булмас ди.  

Дустыбыз, хезмәттәшебез Рәсимәне (студентлары әйтмешли – “Рәсимә апаны”) һәм кияү егет Әнәсне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм озын, бәхетле тормыш телибез! 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.07.2011 19:15:02

Никахыгыз котлы булсын!!!Бэхеттэ,муллыкта яшэгез.Сезгэ тигезлек,сэламэтлек,гаилэ бэхете,унышлар телим.Бэхетегез гомеле,гомерегез бэхетле булсын!

22.07.2011 13:34:43

Кешеләрне табыштыра, кавыштыра торгач, ходай үзеңә дә акыллы яр насыйп иткән. Котлыйм сине, якташ! Уңган, тырыш, бик ярдәмчел кыз син - көмешче бабайлар оныгы. Әхмәтгаязовларны да тырыш, тәртипле гаилә дип беләм. Бәхетле булыгыз!

Последние комментарии