Рәйсә Борһаниева бутиктан кредитка сумка алган (ФОТО)
Журналист, “Сәхнә” журналы хезмәткәре Рәйсә Борһаниева шушы көннәрдә бутиктан кредитка сумка алган. Гадәти генә түгел, ә эксклюзив, Америкадан кайтарылганны.
Эш шунда ки, Рәйсә күптән түгел үз тораклы булып куйган иде. Шуңа күрә күп акчасы шуны түләүгә китә, акча саный белмәгәннән түгел.
“Бу сумканы күрдем дә, аңа гашыйк булдым!”, - ди Борһаниева. Сатучылар әле яхшы гына ташлама да ясарга риза булгач, бөтенләй эреп киткән. “Төне буе йоклый алмадым, икенче көнне түзмәдем, барып алдым”, - ди.
Рәйсәне чын күңелдән котлыйбыз! Мәхәббәтең җаваплы булсын!
Комментарии
Нинди зур казаныш булган бу!!!
апкайтып биргән булыр идем үзенә бушка даже. кытай чүбенә исе китә икән!
Нэрсэгэ барып житкэн бу кыз,пучтэк очен йоклый алмаган имеш
Оялып тормый молодец!
Ну и что? Мне от этого не холодно не жарко.Райса,учись нормально одеваться во-первых.
Языгыз гына тугел Казанлы,курсэтсеннэр!
И Ходам, монда кем кемнән оялып торсын инде! Чуп-чуп үбешүләр, билдән түбән мәзәкләр чорында яшибез түгелме?!
Сумка ничектер,тик фото унышсыз.
Трусик алганын да языгыз әле!
"Акыллы" суз эйтер алдыннан, анын ничек язылганын тикшерергэ кирэк, оятка калмас очен)))))
китайский шерпотреб алар)
зур яналык бу...