Рәйсә Борһаниева туена бәллүр туфли эзләгән (ФОТО)

Август ахырында журналист Рәйсә Борһаниева сөйгәне Тимур белән туй көннәрен уздырды. Туй һәм туйга әзерлекнең ничек узуы турында Рәйсә "Туйлар.ру" хәбәрчесе белән уртаклашты.

"Һәрбер кәләш үзенең туен бик матур, кабатланмас итеп үткәрергә тели дип уйлыйм. Хәзер мөмкинлекләр дә күп, акчаң гына мулдан булсын! Мин дә эзләндем, уйландым. Нәтиҗәдә, Көлсылу (Золушка) стилен сайладым. Ниятемне тормышка ашырырга якыннарым, дусларым, танышларым, хәтта бер белмәгән кешеләр дә ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аларга!!!

Күлмәкне февраль аенда ук алып куйдым. Туй көнендә Казан урамнарын матур каретада әйләнү дә иң зур хыялларымның берсе иде. Шунысын әйтергә кирәк, оештыру эшләрен интернет күпкә җиңеләйтә. Беренче карашка тормышка ашыра алмаслык кебек тоелган уй-ниятләреңне “Эзләү” төймәсе аша тикшереп карап була. Карета һәм җилпәзә рәвешендәге кәләш гөлләмәсен табу кыен булмады. Ай-һай килеп эзләгән әйберем – бәллүр туфелька. Борчымаган кешем калмады, социаль челтәрдә белдерү дә урнаштырып карадым. Интернетта эзләнә торгач, Владимир өлкәсе Гусь-Хрустальный шәһәрендәге пыяла заводында ясауларын белдем. Казанга кайтартып, М.Гафури, Воровский урамнарында урнашкан складтан барып алырга була икән. Бу вариант миңа туры килмәде, чөнки ЗАГСта балдакларны салу өчен сыңар башмак та бик җиткән, монда исә бары тик пар туфелькаларга гына заказ ясарга мөмкин.

Шулай “Башмагым, башмагым”, дип йөри торгач, бер сайтта арзан бәягә таптым. Бу интернет-кибет Мәскәүдә эшли. Башкалада яшәүче танышларымны барлый башладым. Берничә көннән бәллүр туфелька Казанда иде инде. Туфельканы өстенә кадерләп кенә куяр өчен чигүле матур мендәргә заказ бирдем. Анысын да интернеттан таптым – туган ягым Сабадагы шәхси эшмәкәр Лилия Вафинага мөрәҗәгать иттем. Инициалларыбыз һәм туй датасын бик оста итеп чигеп эшләгән ул. Муенса белән алкаларны да махсус туйда кияр өчен Луиза Черновадан ясаттым. 

Мәҗлес узасы залны мин теләгәнчә итеп якын дустым Ләйсән бизәде. Кунакларга татлы күчтәнәч салып бирү өчен карета рәвешендәге бонбоньеркаларны да ул бүләк итте миңа. Кунакларны туйга чакыру открыткасын да карета төшерелгәнен таптым.

Туй ясау мәшәкатьле дә, шул ук вакытта рәхәт тә. Кияү белән кәләш, туган-тумача күп тапкырлар сынала бу чорда. Оештырган чакта берьюлы экономист, имиджмейкер, режиссер, психолог, артист булып аласың икән. Планлаштырганның 80 проценты үтәлде, үзем бик канәгать калдым, кунакларга да ошады кебек", дип белдерде Рәйсә "Туйлар.ру" га.
 

1

2

3

4

5

6

7

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии