Рифат Зарипов: «Бу - күңел хәләтемне чагылдыручы күрсәткеч»

Эстрадабызның юмор остасы, җырчы, пародияче Рифат Зарипов калган сәхнә вәкилләреннән үзенең ачык төстәге костюмнары белән аерылып тора. Ни өчен ул караңгы төстәге киемнәр кимәве хакында үзеннән сорадык.
- Бу - бернинди дә стилистлар кабул иткән карар түгел, ә минем күңел хәләтемне чагылдыручы күрсәткеч. Мин дөньяны һәрвакыт матур итеп күрәм, гәмьсез мизгелләрдә дә салават күпере төсләре аша карарга тырышам. Килгән тамашашының да шуның белән күңелен күрәсем килә. Мәсәлән, сап-сары костюмнан чыгам икән, алар мине күреп, шундук елмаеп җибәрә.
 
Əмма бар кешегә дә ярап булмый. Кемдер клоун дип әйтер. Əйтсеннәр, үпкәләмим. Ул бит минем күңел хәләтем, үземә ошый, рәхәт.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии