Рифат Зарипов һәм Рамил Шәрәповны нәрсә дип сүккәннәр?

Октябрь аенда татар эстрадасы тормышын шаулаткан берничә вакыйга булып узды. Беренче икесен бигрәк тә кайта-кайта озак итеп, күпертеп “чәйнәделәр”. Нинди вакыйгалар иде соң алар? Әйдәгез, барлап алыйк әле.
“Тешең кәкре, авызыңны ертмыймы?”
 
Пародия остасы, алып баручы Рамил Шараповка да эләкте. Аңа ник каныгалар дисезме? Теше кәкре булганга. “Күз гел шунда төшә. Авызыңны ертмыймы ул? Турайттыр инде, син бит артист кеше”, – дип язган берсе.
 
“Үзем дә беләм кәкре икәнен. Ну нишлим? – дип җавап бирә Рамил. – Сарайга чыгып, кәкресен алып, монысын куеп, чүкеч белән тигезләп чыга торган бер көнлек эш түгел. Беренчедән, тигезләгән очракта миңа берничә тешне алдырырга кирәк. Икенчедән, шундук тураймый, брекет куясы була. Ә минем көн саен съемкалар! Шулай халык каршына чыксам, тагын гаеп табачаксыз! Мин инде җырчы Шура була алмыйм. Гомумән, бу тормышта берәүгә дә ярап булмый...
 
“Сал бу клоун чалбарыңны!”
 
Инде җиңелрәк тән­кыйть­ләргә күчик. Җырчы Рифат Зариповны аклы, кызыллы һәм зәңгәр шакмактан торган чалбар киеп сәхнәгә чыкканы өчен “камчыладылар”. Онытканмын, чалбарда сары төс тә бар иде әле. “И, салып ат бу клоун ыштанын”, “Ба­лалар утренни­гына кил­гән клоун кебек”, “Калдык-постык тукымалардан тегелгән чалбар белән сәхнәгә менмә инде, апаем”, “Минем әби шундый тукымалардан үзенә матур итеп түшлек, урындыкка япма тегә иде. Бу чалбар шуларны искә төшерде”, ише комментарий язды инстаграмчы халык. Билгеле, яклаганнары да җитәрлек иде.
 
Рифатның бу кайтавазларга җавабы мондыйрак булды: “Адәм баласына кайвакыт кояш та ошамый, яңгыры да... Безнең халык бөтен әйберне турыга аңлый. Бу – бары тик кәеф күтәрер өчен генә тегелгән кием. Ниндидер мәгънә эзләргә кирәкми. Шунысы кызык, “кимә” дигәннәре соңрак шәхсән үземә смс язды: “Рифат, син безгә үпкәләмә инде, яме, без сине яратабыз. Әлмәткә килгәч, бу чалбарыңны кия күр, Актанышка килгәч тә сәхнәгә шулай чыгарсың, яме, Казанда да киярсең инде...” – диләр...
 
Калган "сүгелгән"  артистлар турында Акчарлакның яңа 46 нчы саныннан укый аласыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии