Рифат Зарипов көнгә бер тапкыр гына ашый

Рифат Зариповның ябыклыгы турында бөтен кеше белә инде. Ә менә Рифатның гәүдә авырлыгы буенча комплекслары юк икән, ул гел бер авырлыкта ‒ 56 килограмм. Җырчының ашарга вакыты да юк. Концертлары өчен борчылып, ул көнгә бер тапкыр гына ашавы хакында әйтте.
Ашау буенча артык таләпләре дә юк, «Миңа йогурт белән сөтле чәй булса җитә, ашау бит ул привычка. Ашамыйча да яшәп була», ди ул. Хатынын да тегене пешер, моны пешер дип аңгырайтмый Рифат, дип яза Сәхнә. Хатыны Диләрә гел орыша икән үзен, «тагы ашамыйсың инде, әрәм була бит», дип. Рифат әз-мәз генә капкалый да, шуның белән шул.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии