Рифат Зарипов: "Мин бу күренешләргә каршы"

“Бүген безнең артистлар, сәхнә кешеләре татар теленең язмышы өчен аеруча җаваплылык тоеп эшләргә тиеш”, - ди татар эстрадасының популяр артисты Рифат Зарипов. - “Концертларда мәзәк сөйләп, җырладык, шаярдык та киттек түгел, һәр артистка туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә кирәк”.
Татар-информ хәбәр итүенчә, Рифат Зарипов Татарстан районнарында, Россиянең татарлар гомер кичергән күп кенә төбәкләрендә даими чыгышлар ясап тора. Хәзерге вакытта да аның гастрольләр чоры. “Татарларның көнкүреше, милли тормышы белән кызыксынып торам. Соңгы вакытта татар теле тирәсендә бәхәс куера башлады, татар теле нигә кирәк дип сорау куялар, аны мәктәпләрдә укытуны туктату турында сөйлиләр. Мин бу күренешләргә каршы. Татар телен өйдә өйрәнү дә җитә диләр. Ләкин аның бөтен матурлыгын, байлыгын, нинди зур рухи көч икәнен мәктәптә укыганда, китапханәләр эшләп торганда, китаплар укыганда гына аңлыйсың”, - ди ул.
 
Җырчы һәм юмор остасы булып танылган Рифат Зарипов тумышы белән Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылыннан. “Мин рус районында туып үстем. Безнең районда өч кенә татар авылы бар иде. Шуңа да карамастан, татар телен камил беләм. Ул миңа башка телләрне үзләштерергә комачауламады. Әгәр дә син татар булып тугансың икән, ана телеңне белергә тиешсең. Югыйсә, бу – үзеңне, әти-әниеңне, туган телеңне хөрмәт итмәү була”, - дигән фикердә тора артист.
 
Ул үзенең балаларын да татар мәктәбендә укытырга хыяллана. “Әлегә кызыма 2 яшь кенә. Безнең йорт янында татар балалар бакчасы бар, шунда язылдык. Ә аннан соң татар гимназиясенә укырга бирергә уйлыйм. Без үзебезнең татарлыктан, туган телебездән оялырга тиеш түгел”, - диде Рифат Зарипов.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии