Римма Никитинаның концертына Мәскәүдән махсус кунак килә

Иртәгә Казанда татар эстрадасының чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе Римма Никитинаның беренче сольный концерты көтелә. Әлеге концерт Минская урамында урнашкан "Траттория" ресторанында узачак.
Римманың сүзләре буенча, бу башка форматтагы концерт һәм ул яңа җырлардан тора. Программа яшьләр өчен генә түгел, ә олылар өчен дә кызыклы булачак. Концертның төп "фишка"сы  - Мәскәүдән махсус кунак килүе!
 
"Исемен әлегә әйтмим, сер булып калсын. Бик күңелле булачак, барыгызны да көтәм", - дигән "Сәхнә" сайтына Римма.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии