Ринат Хәйруллин "Большие танцы"дан соң көч җыя (ВИДЕО әңгәмә)

Казанга "татар роботы" биюен алып килгән, ЮХИДИ хезмәткәре булып биеп күпләрне шаккатырган 29 яшьлек Ринат Хәйруллин Мәскәүнең "Россия 1" каналы оештырган "Большие танцы" проектыннан соң тагын да танылу алган.

Ринат катнашкан Русиякүләм телевизион проектларның беренчесе – "Минута славы" булган. Ул вакытта биюче егет Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсында укыган. Беренче каналда чыгыш ясау Ринатны яңа үрләр яуларга этәрә, ул үзен аягында нык басып торган студент итеп хис итә.

"Данлыклы биюче Ринат Хәйруллин" дип журналистлар язды, телевидение төшерә башлады. Хәзер инде әйтәсе дә юк, "Большие танцы" вакытында да күп төшерделәр, интервьюлар бирдем. "Казан – биючеләр башкаласы" исемен алу җиңел бирелде дип әйтмәс идем. Шактый көч түгәргә туры килде. Өч айлап бөтен эшләрне, читтәге биюләрне туктатып барлык вакытыбызны, көчебезне әлеге проектка бирдек. Мин "Большие танцы"ның Пирамида залында узган кастингына биюче дустым белән бардым. Таныдылар, биюләребезне ошаттылар һәм без Алина Барилова җитәкләгән такымга кердек.

Һәрбер зур проекттагы кебек, көтелмәгән хәлләр дә булды, "Большие танцы"да Мәскәүдә әзерлек биюләрендә аягымны авырттырдым, табиб биюне туктатырга әйтте. Казан такымы борчыла башлады, чөнки минем чыгышлар төп биюләрдә иде. Борчылмагыз, ахыргача бииячәкмен дидем. Хисләргә бирелеп, эмоция белән авыртканын сизмәдем. Инде хәзер сәламәтләгемне ныгытырга вакыт җитте, ябыктым, аяклар сиздертә башлады", ди Ринат Хәйруллин.

Аның тормышы зур сынаулардан тора, Ринат яшьли ятимлектә үсә, тормышта үз көче, тырышлыгы белән аякка баса. Татар концертларында, билгеле татар җырчылары белән еш чыгыш ясый. Биеп кенә калмый, ә биюләр дә куя. Бүген Казанда фатир алган, гаиләсе бар, тормыш иптәше белән беренче бала көтәләр. Үз баламны тулы канлы гаиләдә үстерәчәкмен, ул хакта еш уйлап йөрим, дип саубуллашты биюче егет.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.05.2013 21:58:29

Без гаиләбез белән "Большие танцы" тапшыруын карап бардык.Казанлылар өчен җан аттык.Ринатның да оста биюче икәнен беләбез.Казан өчен ,Татарстан өчен сөенеп,
горурланып утырдык.Ринат кебек егетләр булганда бар да әйбәт булыр, алла бирсә!!!

16.05.2013 06:57:44

Ринат тумышы белән Актаныш егете.Актаныш яклары булдыра ул!

15.05.2013 18:16:08

Ринат афәрин диясе генә килә.биюләре шулкадәр матур, җиңел бии."Җомга киче"тапшыруларында аның биюенә сокланып карап утырам.Искиткеч талантлы ,тырыш егет!

Последние комментарии