Ринат Рахматуллинның гастрольдә машинасы ватылган

Бу көннәрдә популяр җырчы Ринат Рахматуллин Екатеринбург шәһәрендә беренче сольный концертларын куярга бара. Тик менә кайтыр юлга чыккач маҗарага тарыйлар.

Екатеринбургның үзендә үк «Range Rover» машинасының пневмоподвескасы (без белгән амортизатор инде) җимерелеп, җырчыны хафага сала. Эвакуатор килгән очракта, машинаны алып кайту 120 мең сумга төшкән булыр иде. Әмма җырчы Екатеринбург – Казан арасын 9 сәгать урынына, бер тәүлек буе ашыкмый гына кайтып җитә. Машина эчендә җырчы үзе, йөртүчесе һәм тагын иҗат төркеменнән бер кеше була. Ә коллективның калган әгъзалары алданрак автобус белән Казанга кайтып китә.

- Соңгы елларда күп вакытым юлда уза. Шулай булуга карамастан, төрле кыен хәлләргә юлыгуга мин әзер. Тик даими карап торган машинам ватылыр дип кем уйлаган инде?! Борчылдым, әлбәттә. Свердловск өлкәсенең башкаласы – Екатеринбургта 4 көн рәттән концерт куйдык. Моңарчы мин аның башка шәһәрләрендә чыгыш ясаганым бар иде. Бу юлы барганда да Екатеринбург тамашачысы бик ошады. Кушылып, рәхәтләнеп җырлап утырдылар. Чәчәкләргә күмеп, оекбашка кадәр бүләк иттеләр. Җылы каршы алулары күңелемне күтәрде, - диде Ринат Рахматуллин Intertat.ru хәбәрчесенә.

Кайтып җитүгә җырчы машинасын автосервиска кертә. Әмма кирәк булган запас частьләр генә аларның үзендә дә һәм Казанда да табылмый. Шунлыктан тиз арада аны Мәскәүдән кайтарталар. Бүген җырчы машинасын барып алган. Күңеле шат иде. Ни дисәң дә, әлеге «Range Rover» машинасын ул инде үз итеп өлгергән. Әлегә якын киләчәктә башкага алмаштырырга да теләми. Сере – тормышында күп вакыйгалар аның белән бәйләнгән.

Чыганак: "Интертат. ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.02.2015 12:35:18

Англо-саксонский машина,жырчынын машинасы бик изношенный,иске,шуна еш ватыла.

09.02.2015 17:12:32

«Range Rover» кайда эшләнгән машина микән? Без дә белеп торыйк, дим. Андый машина ватыла торган булгач, аны сатып алмаска тырышачакмын.

09.02.2015 16:46:47

Жырчыларны бик кызганам,бигрэк михнэт курэлэр инде,халыкка хезмэт итэбез дип,исэн чакларында памятник куярга,барысына да.

Последние комментарии