Ринат Рәхмәтуллин хатынын ничек алдаган?

Ринат Рәхмәтуллин хатыны белән күптән, ул - алтынчы, үзе тугызынчы сыйныфта укыганда танышкан. ТМТВ каналындагы "Сер итеп кенә" тапшыруында ул тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашкан.
Яшь чакларында аның хатынының бик тә Казанда яшисе килгән.
 
"Бер серем бар, әле дә аңа әйтмәдем. Без 1992 елда өйләнештек. Хатынның Казанда яшисе килә, шунда китик, ди. Казанда - мэр Камил Исхаков янында танышым эшли. Икәү дә баргаладык. Минем китәсем килми, шәһәрдә тыным кысыла. Соңгы очрашуга үзем генә бардым. Җомга бардым, дүшәмбе ачкычка кил, малосемейка бирәбез, диделәр. Мин кайттым да, хатынга әйттем - булмады, фатир бирмәделәр, дидем. Кәефе төште инде. Ул серне әле дә белми. Без Казанга күчеп китә ала идек, мин теләмәдем", - дип сөйләгән ул.
Фото: "Татар-информ" 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии