Ришат Фазлыйәхмәтов җиһаз ясап сата башлаган?

Эстраданың талантлы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдә "заказ буенча йорт һәм офислар өчен җиһазлар җитештерәбез. Һәр клиентка индивидуаль караш, илтеп бирү бушлай" дип язып куйган. Әллә Ришат үз эшен ачып җибәргәнме?

"Инде күптәннән үз эшемне ачу теләге бар иде. Шушы ният белән әле күптән түгел генә дус егет белән икәү үз эшебезне ачтык. Җиһазларны җитештерә торган махсус эш урыны да бар. Төрледән-төрле җиһазлар ясыйбыз. Бөтен Россия буйлап заказлар кабул итәбез", дип белдергщн Ришат Intertat.ru хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии