Ришат Фазлыйәхмәтов: «Кайгы миңа ишелеп кенә төште»

Беркайчан да кеше турында ашыгып нәтиҗә сипләмә икән. Беркайчан да. Инде белеп бетердем, дигән очракта да. Яшьтән дә, зирәклектән дә, калебтән дә тормый икән. Яши-яши шуңа төшенәм – кешенең эчке дөньясын белми торып... Ашыкма!
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән да шулай булды. Унынчы-уникенче еллар тирәсе булдымы икән, әңгәмә кордык без аның белән. Менә ышанмассыз – «ууф, үләм» дип кайттым аннан. Сорау бирәм – Ришат җаваплый, кызыксынам – бу шалт өзә. «Киләчәккә планнарың» форматындагы әңгәмә кирәкми иде, әмма кылы да селкенмәгән, миңа кирәк төсле утырган Ришатны ташлап качасыларым килде.
 
Мин белмәгән, ул әйтмәгән генә икән, баксаң... Ул чакта аның әтисенең фани дөнья белән алыш-бирешне өзгән вакыты булган. Ришат кайгыдан басылган-бастырылган, ә миңа – кызыклы әңгәмә кирәк... Бу юлы күрешеп бер күзенә багуга ук аңладым – әнекәйгенәм, күпме кайгы кичергән бу Ходай бәндәсе! Мари Эл республикасы, Бәрәңге районы, Мазарбаш авылы егете – Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралашу беренче тапкырдагы кебек кытыршы башланса да, бераздан, вакытны онытып, бөтен эч-серләрне бушатып, күңел елгаларының яры күтәрелүгә әверелеп куйды.
 
«Без Хәмдүнә апа белән икәү генәдер»
 
«Татар эстрадасында күрмәгәне калмаган шул Хәмдүнә апа белән мин генәдер инде ул, – ди Ришат. – Әмма ул кичергән кайгыларымны сөйләп, яраларны яңартып утырасым килми. Үткән, бетмәсә дә – яшәргә кирәк. Бүген мин бөтенләй башка дөнья кешесе».
 
Ришат бер ай элек, «Барс Медиа» компаниясе белән килешү тәмамлану сәбәпле, дилбегәне үз кулына алган икән. Мәш килеп яңа программа төзеп, фотосессияләрдә төшеп, яңа җырлар яздырып йөреше. Без аның белән күрешкәндә дә фотограф кыз белән фотолар сайлыйлар иде.
«Әле батырып эшләп карамыйча, аерылып башка чыгуның уңай һәм тискәре яклары турында сөйли алмыйм, – ди Ришат. – Тагын биш елга килешү төзү тәкъдиме бар – уйланам. Яңа концерт программасы төзедем, яңа җырлар сатып алдым менә».
 
– Ришат, хәзер тавыш, моң белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Бүген маймыллану-шамакайлану (заманча тел белән әйткәндә – харизма) алдан йөри. Син дә ул мутлануга өйрәнәсеңме соң?
– Миндә ул юк. Бөтенләй. Мин чыгып, үзе эшемне – җырлауны гына тиешенчә дәрәҗәдә башкара алам. Шуңа кайвакытта кәеф кырылган, күңелгә тигән чаклар да була...

– Ул чакларда Ришат нинди нәтиҗә ясый?
– Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим. Ә тавышсызлар яки фонограммага авыз ачып торучыларга мин бик битараф карашта.

– Җырчылар арасында дусларың юкмыни?
– Гомумән. Исәнме – исән, сәламме – сәлам. Җанга якын җибәреп, кемгәдер эч сереңне сөйләргә ярамаганлыгына мине тормыш күптән өйрәтте. Синең янда чөкердиләр дә аннан син сөйләгәннәрне җилгә чыгарып җилпүләрен белүдән дә авыры юк. Бөтенесен бер иләктән үткәрүем түгел, әмма алай да...
 
«Салават абыйга рәхмәтле»

– «Мин кечкенәдән җырларга яратып үстем»нәрне читкә алып куеп торып, Казан сине «Син генә җитмәгәниең», дип каршы алдымы, әллә кочак җәепме?
– Кая кочак җәйсен инде! Әни белән сораша-сораша килеп, мәдәният институтының тулай торагын эзләп тапкан, документларны тапшырган, аннан әнине ЦУМ яныннан автобуска утыртып кайтарып җибәргәнем истә калган. Аннан хәзерге Назарбаев урамында урнашкан тулай торакта – күңелле, ут яндырып яшәгән студент еллары белән хәтергә теркәлгән.
 
– Ой, кызык булгандыр ул еллар? Беренче банкетка чакырганнары истә калганмы?
– Ничә сум биргәннәрен дә хәтерлим. Икенче курска кадәр 500 сумга җырлап йөрдем. Студент еллары һәркемнеке төсле күңелле вакыйгалары, кечкенә этлекләре белән хәтергә теркәлгән. Зөлфәт Фәхретдинов, Рөстәм Галимуллин белән бер бүлмәдә яшәдек. Берсендә хәтерлим – таңга кадәр көлешеп, сөйләшеп утырдык та, урын-җирне җәймичә генә йокларга түнгәнбез. Пружиналы иске караватлар бит инде – иртән торсам, ярты бит, ярты тән матрасның шакмак-шакмак «бизәкләрен» үзенә алган. Ярты көн «шакмаклы» булып йөргән идем (көлә).
 
– «Барс Медиа»га килгәнче, син Салават төркемендә аңа охшатып җырлап йөргән идең бит?
– Салават абый мәктәбен узганнарның һәрберсендә дә бар инде ул «чир». Аны махсус та эшләмисең үзе, әмма шулай килеп чыга. Салават абыйга мин бик рәхмәтле – ул мине икенче курстан, үзенең концертларына алып чыгып киткән иде. Аннан тыш, мин укытучыларым – Римма Ибраһимова, Кирам Сатиевларга рәхмәт әйтеп туймыйм.

– Килешү төзеп, «Барс Медиа»га китүеңне белгәч, аркаңнан сөйдеме соң Салават абыең?
– Ие инде. Ут яндырып, утыртып сүкте. Әмма Салават абый канаты астында гына калып булмый иде. Анда утырган булсам, үсә алмаган булыр идем.

– «Барс Медиа» сине үстердеме? Әллә мең җырчының мең дә беренчесе генә иттеме?
– Үстерде. Мин аларга бик рәхмәтле. Без эшләгән чорда компаниянең чәчәк аткан чоры иде дип саныйм мин. Кайнап, рәхәтләнеп эшләдем. Шул ук чорда «Ак шомырт та, ак сирин» җыры белән тамашачы күңеленә ачкыч яраттым.
 
«Кайгы миңа ишелеп кенә төште»

– Бик авыр сорау бирергә мәҗбүр булсам да... Кайгыны тустаганлап эчкәнсең, Ришат. Сындыңмы?
– Мин эчтән бик көчле кеше булсам да, сындым. Күрмәгәнем калмады. 2006 елда бертуганым Рифат абый йөрәге тотып үлгәннән соң, кайгы бездән китеп тә тормады бугай. Мин ул гүргә иңдерүләрдән акылдан шаша яздым... Абый китеп барганнан соң, әти бетеренде. Инженер-механик булып эшләүче әтием Нур алты елдан соң – 2012 елда арабыздан китте. Ике елдан соң, бот сөяген сындырып, шуннан төзәлә алмыйча, әни бакыйлыкка күчте. Шул ук елны әнинең әнисе – әби китеп барды. Аннан җизни, аннан – туганыбызның баласы... Ничекләр уздырып җибәрдем – барысы да томанда. Ринат, Рүзәл абыйларым исән-сау булсалар да, мин Казанга чыгып тайдым. Үз-үземә һәм яшәгән җиремә бикләнеп, шешәгә ябыштым... Үземнең беркемгә кирәксезлегем мине бары тик бер нәрсәгә этәрә иде.
 
– Яныңда кул сузар якыннарың-дусларың булмадымыни?
– Мин бөтен кешене кудым. Кеше күрәсем, аралашасым килми иде. Аннан, чоңгылга тәгәрәвемне аңладым, хастаханәгә эләккәннән соң, ниһаять, үз-үземне кулга алдым. Мәчетләргә йөри башладым, кеше арасына чыктым. Аннан авылга кайттым.

– Миңа бик сәер тоелды әле. 120 километр ераклыктагы авылга кайтып торып, яшәешеңне ничек Казан белән бәйли аласың син?
– Казанда торагым юк шул әлегә. Кайгыдан бераз күз ачылгач, мин үз-үземә сүз бирдем: туган нигезне юкка чыгармыйм! Кайттым, авылдагы өйне ялт иттереп җыештырып чыгардым, ремонт ясадым, бөтен җирне яңарттым, әнинең гөлләренә шау-чәчәктә утырырлык мохит тудырдым һәм яшәешемне туган нигез белән бәйләячәгемне аңладым. Мин исән чакта, нигез нык булачак!
 
– Анда берүзең торасыңмы, Ришат? Улың Искәндәрнең анда кайтканы бармы?
– Гаиләм таркалды. Аның турында бер сүз сөйлисем килми, зинһар, сорама да. Улым Искәндәрне күрмәгәнгә ярты ел. Авылда шуңа берүзем торам. Ялгызыма кыен дип зар елыйсым килми. Шундый рәхәт.
 
– Әти-әниең төшкә керәме?
– Шешә белән дус булганда, керделәр. Борчылулары булгандыр, күрәсең. Аннан ул күңелсез тарихларга нокта куелгач, әнине ак халаттан, ризыктан сыгылып торган өстәл янында итеп күрдем. Әнием Луиза гомер буе аш-су остасы булып эшләде. Ул төштән соң мин аңладым – алар туган нигездә мин булганга икесе дә шат.
 
– Иркә төпчекләрен аеруча яраткан булганнардыр инде?
– Шулайдыр. Мин карында чакта авылга Фирзәр Мортазин концерт белән килгән булган. Шул вакытта әти, малай туса, Фирзәр дип исем кушам, дигән. Мин туганда, әти эштә булган, олы абыйлар, ул кайтканчы мулла чакырып, Ришат дип исем куштырганнар. Әтидән эләккәндер инде аларга аннары. Әмма мин аздан гына Фирзәр булмый калганмын. Ә әни белән ике арадагы җылылык турында сөйләп тә тормыйм. Мин дүрт яшькә хәтле ими генә имгән бала. Абыйлар кышын – чанага төреп утыртып, җәен – арбада тәгәрәтеп, әни янына ашханәгә алып баралар иде мине. Минем әбәт вакыты! Әнине имеп кайтканмын шулай (көлә). Көчкә аердым, дип сөйли иде әни-бәгърем.
 
«Күңел кайтты, әмма яшәү дәрте сүнмәде»

– Күпне күргәнсең, әле дә күзләрең сагышлы. Инде хәзер алга барышыңдыр бит, Ришат? Җир җимертеп яшәр вакытың җитеп кенә килә?
– Шулай дип ышанам. Әле җан бәргәләнү дәвам итә, эчтә көч булса да, яралар җөйләнеп бетмәде. Әмма мин хәзер булган кайгылардан, ясаган ялгышлардан сабак алып, төптән уйлап эшли торган ир-атка әверелеп барам. Сәхнә матур итеп яшәргә өйрәтсә, тормыш сәхнәдә үз-үземне тотарга өйрәтә.
 
– Әле яраткан кешеңне очратмадыңмы?
– Мин хәзер үлә-бетә кемгәдер гашыйк була алырмын дип уйламыйм. Аннан, шуны да яз әле зинһар, хәзер кызларны инстаграм бозып бетерә. Ниндидер матур-мишуралы тормышка кызыгып, фальш тормышка кереп батты бөтенесе дә. Мин ашыкмыйм. Бер авызы пешкән салкын чәйне дә өреп каба, диләрме әле?
 
– Тормышта син нәрсәгә гашыйк, дигән сорау белән әңгәмәне тәмамлыйк алайса?
– Мине хәзер бер нәрсә белән дә шаккатырам димә. Күңел кыса эчендә. Әмма мин күңелгә якын, матур күңелле кешеләр белән тормыш турында гәпләшеп, йөрәгемне бушатып та утыра алам. Яшәүне яратам. Урман-күлләрне. Һәм офыкта кызарып уяна башлаган кояш җылысын.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии