Ришат Төхвәтуллин: "Әлегә йөргән кызым юк" (ИНТЕРВЬЮ)

Сүзнең «Карамалы Гөбәй» җырына клип төшергәндә, Төркияне аркылыга-буйга иңләгән егет турында барганын чамалагансыздыр инде. Р.Ваһапов исемендәге бәйгесе җиңүчесе Ришат Төхвәтуллин белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

Бездә җырчылар Казанда елына бер булган концертын да йөрәкләрен бер учка җыеп кына куя. Ул яктан Р.Ваһапов исемендәге конкурс җиңүчесе Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН куркып тормый үзе – әле көзен генә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында беренче «сольнигын» куйган иде, инде менә февральдә икенчесен дә тәкъдим итте. Алда – март аенда, халык соравы буенча, кабат шушы ук сәхнәдә имтихан тотачак. 

– Ришат, февраль аенда куйган концертыңны карап кайткан кеше буларак, инде репертуар туплаганыңны аңладым. Башкортстан егетен нигә күбрәк Казан сәхнәсе тартуын да аңлатып китсәң...

– Башкортстаннан киттем, тулаем Казанда, Татарстанда гына эшлим дип әйтә алмыйм. Әлегә ике шәһәрдә яшим. Казанга тартылуым монда эшнең күбрәк булуы, тамашачының сәнгатькә ныграк тартылуы белән бәйледер. Аның каравы Уфа, Башкортстан тамашачысы бик җылы кабул итә мине, Аллага шөкер.

– Ә сәнгать дөньясына килгәнче, Ришат үзен күптин-күп конкурсларда сынап карады?

– Башкортстанда уздырылган «Туган тел», «Дуслык моңы», «На крыльях таланта», «Яшьлек сандугачы» кебек бәйгеләрдә җиңүче булдым. Аннан Казанда узган «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсында өченче урынны яуладым, Р.Ваһапов исемендәге бәйгедә исә беренчелеккә чыктым.

– Р.Ваһапов конкурсына катнашырга сине Филүс Каһиров кодалаган дип беләм?

– Әйе, Филүс чакырды. Мин аның белән Октябрьский музыка училищесында беренче курска укырга кергәч үк таныштым. Филүс ул вакытта дүртенчедә укый иде инде. Әле дә хәтерлим, балачактан гел эстрада җырлары белән янып йөргән башым белән Филүснең озын моңлы җыр җырлавын ишетеп таң калдым. Менә тавыш бу ичмасам!.. Хәер, аның тавышына бөтен кеше шулай соклангандыр инде. Шуннан соң мин дә халык җырларына тартыла башладым. Филүс белән дуслык җепләре дә сузылды. Уфа сәнгать академиясендә укыганда, ул мине Казанга, әлеге конкурста катнашырга чакырды.

– Филүс эзе буенча аның продюсеры белән килешү дә төзедең?

– Рифат Фәттахов белән килешү төзергә Филүснең уңышларга ирешеп эшләве, стиле сәбәпче булгандыр. Бездә әлегә практикада бик каралмаса да, мин Уфада вакытта ук продюсерлы булу турында хыялландым. Ансыз эшләү бик авыр. Минем җырлыйсым гына килә, оештыру эшләре белән шөгыльләнеп йөрергә теләгем юк. Әгәр җырчы җилкәсенә алары да төшсә, аңа иҗат турында түгел, ә башка проблемалар хакында кайгырырга туры киләчәк.

– Икегез бер кеше кул астында эшләгәч, дуслык көндәшлеккә әверелмиме соң?

– Юк, мин алдан ук аңлый идем: мин – эстрада жанры җырчысы, Филүс – классик стильдә. Аның концертларында мин эстрада җырларын алып чыгам, ул исә үзенең катнашуы белән минем концертыма ямь өсти. Шуңа да арабызда бәхәсләр, каршылыклар юк.

– Бер авырлыгы да юкмыни продюсер белән эшләүнең?

– Кыен ягы да бар инде. Без бит иҗат кешеләре. Холык дигән нәрсә бар. Мин гел җыр эчендә йөрим, күп нәрсәне онытам. Шелтә дә эләгеп тора. Кыенлыгы шулдыр инде: хыялланып үз көеңә генә йөреп булмый, эшләргә кирәклеген дә искә төшерәләр. (Көлә.) Әмма мин аның уңай ягы күбрәк икәнен бик яхшы аңлыйм – оештыру эшенең бөтен авырлыгы Рифат Фәттаховка төшә. Диск чыгару, афиша эленү, реклама әйләндерү – аларның барысы да продюсер һәм аның командасы җилкәсендә. Мин рәхәтләнеп җырлыйм гына. Ул яктан бөтен нәрсәне дә продюсерга гына кайтарып калдырырга ярамый анысы, бездән һәрвакыт иҗади эзләнү, эшләү таләп ителә.

– Казанга килдең дә, шалт кына сәхнәгә күтәрелдең, дип санамыйсыңмы?


– Бик тиз булды дип саныйм. Продюсерга да шулай дидем. Әмма ул миңа кайчан да булса барыбер бер башларга кирәклеген әйтте. «Бүген башламасаң, иртәгә соң булуы мөмкин, – дип кисәтте. Дискым да дөнья күрде – «Язмыш минем кулларымда» дип атала ул. Анда халык җырлары да бар, эстрада җырлары да тупланган. Менә Казан сәхнәсендә өченче концертымны тәкъдим итәргә җыенам – зал фикеренә карасаң, мине халык җылы кабул итте. Билетлар сатылып бетеп, урыннар җитмәү сәбәпле, өстәмә концертлар куярга туры килә.

– Әти-әниең сине Казанга чыгарып җибәреп ялгышмаган алайса?

– Әнием Розалия үзе дә җыр-моңга гашыйк – туган авылым Туймазы районының Карамалы Гөбәй авылында клуб мөдире булып эшләде. Әтием Айрат та ул яктан иҗатны аңлап кабул итә. Алар үз юлымны сала башлауга сөенәләр генә.

– Чибәр егетнең бердәнбер чибәре дә бардыр әле?

– Әлегә йөргән кызым юк. Минем белән кем йөри алсын ди инде: мин бит бүген – Казанда, иртәгә – Уфада. Олы мәхәббәтемне соңрак очратырмын, дип уйлыйм.

– Үзеңә иҗатта ниләр теләп каласың?

– Холкым буенча мин бик йомшак күңелле, кешене рәнҗетә алмыйм. Кыюлык җитми. Шул сыйфат кайчак иҗатта да аяк чала. Бүген бит җыр дөньясында, таланттан тыш, әрсезлек тә кирәк.

 

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Чыганак. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.03.2013 17:11:41

МИН анын булачак йоргэн кызы, кэлэше хэм хатыны!!!!!!!!!!!

05.03.2013 16:48:16

Гобэй бит ул.

Последние комментарии