Ришат Төхвәтуллин гаиләсендә туй: сеңлесе кияүгә чыкты

Ришат Төхвәтуллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган ‒ бертуган сеңлесе Айгөл кияүгә чыккан. Бу хакта Эльмира Гыйлфанова үзенең Инстаграмында «Искиткеч рәхәт туй! Илгиз, Айгөл, рәхмәт сезгә. Безнең графикка җайлашып, туйны четверг үткәрдек. Бәхетле гаилә булып яшәгез. Хөрмәтебез зур!» дип яза.
Исегезгә төшереп үтәбез: Айгөлнең ире - Ришатның төркемендәге биюче егет Илгиз Бәдретдинов.
 
"Матбугат.ру"га билгеле булганча яшьләрнең никахлары 28 июнь көнне Болгарның Ак мәчетендә булып узган.   
 
Айгөл истәлекле көннән берничә фото белән бүлешеп, "Артык сүзләр кирәкми. Мин бәхетле! Аллаһы Тәгалә безгә озын бәхетле гаилә тормышы насыйп итсен" дип язган иде. 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии