Ришат Төхвәтуллин мәхәббәт һәм көндәшлек турында аңлатты

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлек туган көнен тамашачылары белән үткәрергә уйлый. Җырчының юбилей концертлары 5 мартта – Уфаның Башкортстан Дәүләт концертлар залында, 6 мартта – Казанның «Пирамида» комплексында, 10 мартта Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» концертлар залында узачак. Сезгә шушы уңайдан үткәрелгән матбугат очрашуында яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итәбез.
1. «Мөгез чыгарыр»га, «солянка» ясарга җыенмыйм»
 
– Юбилей концертларында грандиоз шоу көтелә дип әйтә алмыйм. Үземне хөрмәт иткән иҗатташ дусларым, минем жанрга туры килә җырчылар булачак. Шулай ук бөтен эстраданы чакырып, «солянка» ясарга дигән максатыбыз юк. Концертта «иҗатташ абыем» (миндә алар күп түгел, берәү генә дисәң дә була) Филүс Каһиров, чыннан да моңлы җырчылар Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт ансамбле катнашачак, – диде Ришат.
 
Юбилей концертының сценарий автордашы Сөмбелә Вәлиәхмәтова әйтүенчә, программаның идея авторы – Ришат Төхвәтуллин иҗади төркеменең директоры Эмиль Уилданов. Сөмбелә дә җырчының фикерен куатләп, концертта ниндидер «мөгез» чыгарырга, грандиоз тамаша ясарга җыенмауларын әйтте.
 
Бу Ришатның яраткан тамашачылары белән бергә гомер бәйрәмен үткәрә торган җылы кичә булыр дип ниятлибез. 30 яшь зур дата да түгел инде. Моны хәтта юбилей дип тә әйтеп булмый, ә түгәрәк дата дисәң дөресрәк булыр. 30 яшь тормышка карашлар үзгәргән, максатлар куя торган вакыт. Без сценарийның асылында шуны чагылдырырга тырыштык, – диде ул. Ришатның концерт директоры, биюче Илгиз Бәдретдинов әйтеп узганча, концертларга бәяләр төрлечә. Уфада билет хаклары – 800-2000 сум, Казанда – 800-2500 сум, Мәскәүдә 1500-5000 сум тора.
 
2. «Тамашачылар санын арттыруда ярышасым килми»
 
«ШК» хәбәрчесе Ришатның зур спорт, боз сарайларында концерт куюга нинди мөнәсәбәттә торуы белән кызыксынды.
 
– Чыннан да, кайбер җырчылар арасында спорт мәйданнарында концерт кую күренешләрен күзәтеп барам. Бик кызык юнәлеш китте. Минем уйлавымча, безнең дә андый мөмкинчелек бар, ләкин, беренчедән, боз сарайлары, ареналар концертлар өчен яраклы түгел. Икенчедән, анда җырчы тамашачыларга күренми. Акустика буенча да уңайлы түгел. Безнең тамашачы андыйга ияләнмәгән. Аннан соң, тамашачылар санын арттыруда ярышасым килми. Безнең өчен сыйфат иң беренче урында. Минем уйлавымча, күп халык сыйдырышлы заллар зур проблема булып тора. Бездә алар җитми. Киләчәктә бу мәсьәлә уңай якка чишелер дип ышанып каласы килә. Булачак концертларымны Казанда төзелә торган 3000 кеше сыйдырышлы, заманча итеп төзелгән залларда куярга язсын иде дип телим, – диде җырчы.
 
3. «Лаек булсам, Татарстанда да бирерләр»
 
Икенче соравыбыз дәрәҗәле исем алуына бәйле иде.
 
Мин үземнең танылуым белән, әлбәттә, Татарстанга рәхмәтлемен. Шушында күрендем, кәтәрелдем. Ләкин беренче мактаулы исемне туган ягым Башкортстаннан алуым белән бәхетлемен. Бу минем өчен, бәлки, кадерлерәктердер тә әле. Ә гомумән, лаек булсам, бәлки Татарстанда да дәрәҗәле бүләкне бирерләр. Дәүләт бүләкләренә караганда тамашачы мәхәббәте күпкә мөһимрәк.
 
4. «Илһам абый берәү генә»
 
Тамашачылар Ришат Төхвәтуллинны Илһам Шакиров белән чагыштырырга яратса да, җырчы үзе бу фикер белән килешмәвен әйтте.
 
– Илһам абый берәү генә, аның кебекләр әле туган микән? Бу мәшһүр шәхес кебек булыр өчен, белмим, кем булырга кирәктер. Монда тавыш сыйфаты турында гына сүз бармый. Мине Илһам абый Шакиров белән бөтенләй янәшә куеп булмый. Безнең телебезне, динебезне җырлар саклап калган. Илһам абый җыр сәнгатенә зур өлеш керткән, җир шарында бөтен татарларның дәрәҗәсен күтәргән шәхес. Аның безнең арабыздан китүе минем өчен зур югалту булды. Мин аның җырларында тәрбияләнеп үстем. Һәрбер концертта аның репертуарында булган җырны тамашачыларга җиткерәм, – диде Ришат тыйнык кына итеп.
 
5. Артистлар белән дуслыгы турында
 
Ришатның инстаграм сәхифәсен күзәтеп баручылар аның Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова белән дуслыгына игътибар иткәннәрдер. Без ни өчен аларның концертта булмаулары белән кызыксындык.
 
– Фирдүс белән Гүзәл минем якын дусларым. Ләкин аларның да минем кебек үк өйләренә кайтып кергәннәре юк һәм күптән төзелгән графиклары бар. Быел Гүзәлнең дә юбилей программасы. Ул көннәрдә Фирдүснең үзенең дә концертлары Казанда булачак. Шуңа күрә аларның минем концертларда катнашырга мөмкинлекләре булмады. Ә менә хатынын җибәрәм дип әйтте. Мөмкинчелек булганда бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмләшеп торабыз, – диде ул.
 
6. Мәхәббәт турында
 
Мәгълүм булганча, Ришатны өйләндерергә теләүче тамашачыларның бер өлеше аны Гөлназ Асаевага димли, икенчеләре Алия Карачурина белән «кавыштыра». Концертта алар икесе дә катнашачак. Журналистлар тамашачыны нәрсә көтәчәге турында сорадылар.
 
– Инстаграмда туры эфирга чыккан саен шәхси тормышыма кагылышлы бер-ике сорау гел бирәләр. Менә Алла боерса кызларны тамашачылар белән бергәләп сайларбыз. Кайсын сайласалар, шунысын алып кайтып китәрбез. Икесен дә сайласалар, икесен дә алып китәрбез, – дип шаяртты гадәттәгечә Ришат.
 
7. «Кара пиар» турында
 
– Бу күренеш рус эстрадасыннан керде. Ул төптән уйланган шоу-бизнес, бизнес-проект. Кем белән булса да бәхәсләштерүгә корылган проект һәм тамашачыларны шушылар белән җәлеп итү. Мин авылда үскән кеше. Әти-әни безне «күрше-тирә начар сөйләмәсен», «дусларын начар уйламасын» дип үстерделәр, без шулай тәрбияләнгән. Һәм миңа «кара пиар» кирәкми. Минем өчен беренче чиратта, сыйфат торса, икенче урында, татар артисты бар яктан да үрнәк булып торырга тиеш. Зур артистларга «пычрак» чәчеп, пиар белән тамашачылар санын арттыруның әллә ни авырлыгы юк. Моның өчен талант та, баш та кирәкми. Үзеңне әйбәт яктан күрсәтү, яшь буынга спортны пропагандалау күпкә авыррак һәм җаваплырак. Безнең халыкның дәрәҗәсен төшермәсеннәр иде, чөнки без андый милләт түгел, – диде Ришат.

8. Көндәшлек турында
 
Сер түгел, артистлар арасында да көндәшлек, көнчелек күренеше бар. Ришат та моның белән гел очрашып торуын әйтте.
 
– Гайбәт, көнчелек сүзләрнең ишетелмәгән чагы юк. Беренчесе барыгызга да мәгълүм. Ул кинәт килеп чыкты. Мин авылдан татар эстрадасы турында иң яхшы, иң якты уйлар белән килдем. Шул вакытта минем ул уйларны юкка чыгардылар. Сәхнә артында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Берәр темага очкын булса, шунда ук күпертеп чыгаралар. Кыскасы, көндәшлек, көнчеләрем көннән-көн арты гына дип әйтәсем килә. Миңа калса, бу табигый күренеш, – диде Ришат.

9. Америкага бару хыялы турында
 
Мәгълүм булганча, Филүс Каһиров 30 гыйнвардан 18 февральгә кадәр Америка һәм Канада шәһәрләре буйлап турне ясады. Ришатның да андый теләге булу-булмавы турында кызыксындык.
 
– Музыка көллиятендә Филүс өченче курста укыды, мин беренче курска килеп кердем. Шул көннән башлап ул минем өчен һәрвакыт юл ярып барды һәм күп нәрсәгә күземне ачты. Бүгенге көндә дә шулай дәвам итә. Дөрес, Филүс һәрвакыт беренче булды. Мин анын артыннан барам, ул ялгышкан җирләргә басмаска тырыштым. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Аның Америкада булып кайтканын беләм, Инстаграм челтәрен еш күзәтеп. Америкага бару, анда чыгыш ясау – минем дә иң зур хыялым. Филүс кызыктырды. Аның белән күрешкәч, барысын да белешәм әле», – диде ул.
 
10. Рифат Фәттахов турында
 
Ришатның директоры Илгиз әйтүенчә, ул Казандагы концертына Рәшит Ваһапов фонды җитәкечесе Рифат Фәттаховны чакыруын әйтте.
 
– «Ваһапов» фондына рәхмәтле мин, иҗат юлым нәкъ менә аларда башланып китте. Рифат Фәттаховны юбилей концертыма чакырмасам бик үк дөрес булмас», – диде Ришат.
 
Фотолар: «Татар-информ»

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии