Ришат Төхвәтуллинны уңайсыз хәлдә калдырганнар (ФОТО)

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин Инстаграмдагы рәсми аккаунтында “Исеңдәме” җырының авторы Гөлназ Закирова язмасын урнаштырган. Әлеге язмадан аңлашылганча, БСТ телеканалы һәм “Башкорт җыры” телепроекты Ришат Төхвәтуллиның “Исеңдәме” җырына тавыш бирү нәтиҗәләрен юк иткән. 6 ай дәвамында беренче урынны яулап торган әлеге җырның авторы тамашачыларга дөреслек сорап мөрәҗәгать итә.
Әлеге мәсьәләгә Ришат Төхвәтуллин үз фикерен болай дип белдерә:
 
Минем мондый буталчык ситуацияләргә кысыласым килми hәм гомумән кысылганым да юк. Ләкин бу  җырнын авторлары Гөлназ Закирова hәм Венер Фаттахов алдында уңайсызлык кичерәм. Шундый матур җыр иҗат итүче  бу шәхесләрнең монда бер гаебе дә юк бит. Мин бу җырны халык куңеленә илтеп җиткеруче җырчы гына - төп бәяне бирүче-тамашачым, рәхмәт сезгә юллаган тавышларыгыз өчен, сезнең алда түбәнчелек белән баш иям!
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии