Ришат Төхвәтуллиның авыл бәйрәмендә Филүс Каһиров катнашачак

"Сәлам юллыйм сиңа, туып үскән авылым!" Карамалы-Гобәй авылы турындагы җырын Ришат Төхвәтуллин туган авылында аеруча илһамланып башкарачак.
Яраткан җырчыбыз Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җиде ел дәвамында шушы айларда "Җәйге очрашулар" бәйрәме оештыра. Анда аның иҗатташ дуслары да катнаша. Быел Филүс Каһировның да булуы көтелә.
 
Бәйрәмгә килүчеләр өчен 200 сум күләмендә керү хакы да каралган. Былтыр бәйрәмгә килгән 5 меңгә якын кешедән җыелган акчага сырхау балага ярдәм итәкәннәр, авылдагы балалар бакчасына, мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткәннәр.
 
Быел да матур очрашу кайтавазы булып, изге гамәлләр калачак.
 
Ришат барчабызны да бу бәйрәмгә чакырып кала, дип яза Кызыл Таң.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии