Ризат һәм Зинира Рамазановлар бозау үстереп клип төшерә

Күпләр артистларның тормышы җиңел дигән фикер йөретә. Җыр яздырдың да, клип төшердең дә әйдә яши бир дип уйлыйлар. Ләкин иҗат һәм шоу-бизнес өлкәсендә бар да күпкә катлаулырак. Ким дигәндә бер яхшы клипның бәясе 50 мең, бу әле җыр яздырудан тыш.

Әлеге акчаны табыр өчен артистлар ни генә эшләми. Өйгә кайтып керми концертлары белән төрле төбәкләрдә йөриләр, арасында көне-төне мәҗлесләрдә эшлиләр. Ә менә “Бул үземә генә” җыры белән популярлык яулаган Рамазановлар гаиләсе икенче ысул тапканнар. Чыгышлар һәм мәҗлесләрдән тыш, алар бозау үстерәләр һәм саталар. Аннары бозау саткан акчага тамашачыларны куандырыр өчен яңа җыр яздыралар, клип төшерәләр. “Бозау үстерү җиңел түгел, әлбәттә, ләкин көч булганда эшләп калырга кирәк” – дип белдергән Ризат TMTV каналына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии