Ризат-Зинира Рамазановлар: «Хәзер безне тәккәбер дип йөртәләр»

- Танылган саен, аудитория үскән саен, гайбәте дә артып бара. Нәрсә генә язмыйлар безгә, хәтта аптырап бетәбез. Миңа «Зинираны яратмыйбыз» диләр, Зинирага - киресенчә. Əмма без - дуэт, безне тамашачы шулай кабул итте, һәм бер-беребездән башка сәхнгә чыгуны күз алдына да китерүе авыр.
Аннары, минем кәкере тешкә бәйләнәләр, Зинира чинап җырлый диләр. Без аларга битараф кына, елмаю смайлигы җибәрәбез дә, бетте. Үпкәләмибез, ачу да тотмыйбыз.
 
Ə сәхнә артында гайбәт булдырмас өчен солянка концертлар вакытында без чыгышыбызга гына киләбез дә, тоткарланмыйча, шундук кайтып китәбез. Əмма болай да ярамый булып чыкты әле... Хәзер безне тәккәбер дип йөртәләр.
 
Без үзебез бар артистларга да хөрмәт белән карыйбыз. Үрнәк алырлык шәхесләребез дә бар. Һәркайсының яхшы ягын алырга, сеңдерергә тырышабыз. Заманында Илсөя апа төркеме белән йөргән идек. Ул вакытта күп әйберне Илфак абыйдан өйрәндек. Ул бит шундый гаҗәеп кеше иде: кирәк икән көтүче белән утырып сөйләшә, депутат янына керсә, аның белән шундук уртак телне таба. Авыр туфрагы җиңел булсын. Алар безнең туйга суыткыч бүләк иткәннәр иде, әле дә булса эшли, рәхәтләнеп кулланабыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии