Ризван Хәкимов: "Иң авыр чакларымда да иҗат итүдән туктамадым"

"ШК" хәбәрчесе күп җырлар авторы Ризван Хәкимовның хәлен белеште.
- Ризван абый, ярты гасыр дәвамында хитлар иҗат итү өчен кайдан илһам аласыз?
 
- Әлбәттә, халыктан, җырларымны яратып тыңлаучы тамашачымнан. Тамашачым иҗатымны кабул итә икән, миннән дә бәхетле кеше юк! Заманабыз һәрвакыт нинди дә булса проблемалар кичереп тора. Халык беркайчан да рәхәт күреп кенә яшәмәгән. Кешенең нинди шартларда яшәвен күзәтеп, җырларымны да шул темага язам. Мөгаен, алар шуңа да хитка әвереләдер. Аннары, мин эшемне бик яратам. Гомумән, бу дөньяда кеше яратмаган эше белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Эшне яраткан очракта гына бирелеп эшләп була һәм аның нәтиҗәсе дә сөенерлек була. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә мине популяр композиторлар рәтенә кертәләр. Юк, популяр җырчы түгел мин, җырчылар белән ярышып йөрмим. Мин – автор-башкаручы. Һәр җырым – балам кебек, бик кадерле. Аны мин теләгәнчә итеп берсе дә халыкка җиткерә алмаячак. Шуңа һәр җырымны үзем башкарырга тырышам. Кызларым, оныкларым дип янып яшим. Аларның яхшы кеше, тәрбияле булуына сөенеп бетә алмыйм.
 
-  Композиторлар күптән инде авторлык хокуклары өчен көрәшә. Сезнең җырларны да рөхсәтсез башкаручылар бардыр. Сезнең моңа карашыгыз нинди?
 
- Башкортстан, Татарстан җырчылары да башкарды, әле дә җырлыйлар, ләкин минем тавыш күтәргәнем юк. Кайбер авторлар, суд юлында йөреп, дөреслек эзли. Миңа калса, мөселман динендәге кешегә бу эш килешми. Ошый икән, җырласыннар, дим. Хит булып яңгыраган җырларым башкаручыларга бушлай эләкте, хәзер генә ул сатып алу дигән әйбер бар. Җырлар сатылса, композитор да яхшы яши. Күрәсең, баштагы мәлне үзеңә исем ясау өчен дә бушлай эшләргә туры килгәндер. “Әйтмә син авыр сүз”не генә Татарстанда сигез җырчы җырлап йөри дип хәбәр иттеләр. Казанга бик йөрмим бит, ишетми-белми, диләрдер. Акча түләү турында сүз бармый бит, шалтыратып рөхсәт кенә сорасыннар, шуңа да күңелем булыр иде.
 
- Ризван абый, ә хитлар ничегрәк туа?
 
- Миңа беренче чиратта мәгънәле шигырь кирәк. Шигырьнең сүзләренә карата бик таләпчән мин. Шуңа күрә теләсә кайсы шагыйрь белән дә эшли алмыйм. Озак еллар Рамил Чурагол белән эшләдем, хәзер искиткеч шагыйрь, язучы, журналист, нәфис сүз остасы Марат Кәбиров белән хезмәттәшлек итәбез. Сүз уңаеннан, хәзер яхшы җыр текстын язучылар бик сирәк. Барлык шагыйрьләр дә җыр сүзләре яза алмый.

- Иҗатыгызда кризис чорлар булдымы һәм сез аны ничек җиңеп чыктыгыз?
 
-  Андыйны хәтерләмим. Нәфисә үлгәч тә, иҗат бер генә минутка да туктамады. Җыр бит күңел тыныч чакта түгел: я кайгылы, я шатлыклы вакытларда туа. Кайгылы чакта, онытылырга була, тагы да бирелеп эшлисең. Нәфисә үлгәч, аның истәлегенә, бер диск та чыгардым. Анда кергән “Исмәле җил”, “Хәлләрең ничек, дип сорама” җырларын халык аеруча яратты.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Последние комментарии