Роберт Миңнуллин: Кем өчен иҗат иткәнемне үзем дә белмим

Кичә Казан шәһәре Идел буе районның 88нче урта мәктәбендә Укытучыларның һәм укучыларның Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исемендәге I шәһәрара конференциясе үтте. Чараның төп герое Роберт Миңнуллин конференция ачылу тантанасында кем өчен иҗат иткәнен үзе дә белмәвен белдерде.
Конференцияне Казан шәһәре мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр Академиясе,  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан шәһәре Идел буе районның 88нче урта мәктәбе оештырды, дип яза Татар-информ.
 
Мәктәп директоры Рифат Һидиятуллин сүзләренчә, конференциягә 450дән артык эш килгән. Без шулар арасыннан иң-иңнәрен генә чакырдык, диде ул.
 
Ачылу тантанасында Роберт Миңнуллин үзенең кем өчен иҗат иткәнен белмәвен белдерде. “Бәлки сез миңа үпкәлисездер дә инде, әмма шулай килеп чыкты, мин - сезнең шагыйрегез. Кем өчен иҗат иткәнемне үзем дә белмим. Кемнең шагыйре соң мин? Яшьләр өчен яза башлыйм, зурлар өчен килеп чыга, олы яшьтәгеләргә дип шигырь яза башлыйм, балаларга да яраклы була”, - диде ул.
 
Конференциядә җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да диплом белән сертификаттан тыш Роберт Миңнуллинның китапларын бүләк иттеләр. Шулай ук, “Халыклар Роберт Миңнуллинны укый” акциясе дәвам итү сәбәпле, акцияне оештыручы "Кадрлар резервы" республика проекты Лилиана, Алия һәм Адилә исемле кызларга махсус әзерләгән бүләкләрен тапшырды.
 
Мәктәп директоры Рифат Һидиятуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, конференция ике ел элек мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бергә туган идея булган. “Бергә уйладык, бергә теләдек. Күптән үткәрәсе килә иде шушындый конференцияне, әмма аның кем исемен йөртәчәген без белмәдек. Шулай итеп, Роберт Мөгаллимович белән таныштык. Ул каршы килмәде. Беренче конференция менә үтеп тә китте”, - диде ул.
 
“Мин хәзер балалар татар әдәбиятын укый, дип әйтсәм, ул ялган буладыр. Әмма бүгенге көндә бик күп мәктәпләрдә чынлап та сәләтле укытучылар балаларны үз фәннәре белән кызыксындырып укыталар. Татар әдәбиятын укучы балалар да бардыр, дип уйлыйм. Бу конференциядән соң да балаларның татар әдәбиятын укырга стимуллары тагын да артачак дип уйлыйм”, - диде Рифат Һидиятуллин.
 
Аның сүзләренчә, конференция киләсе елга төбәкара дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин. “Аңа карамастан, әле безнең 2018 елның ноябрь аенда Роберт Миңнуллин исемендәге фестиваль үткәрергә ниятебез бар”, - диде ул.
 
Шулай ук “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән дә әңгәмә корды. “Замана балаларына карт шагыйрьнең киңәше кирәкме икән ул? Әдәбиятны укысыннар, мине укысыннар! Нәрсә диим инде”, - диде Роберт Миңнуллин.
Аның сүзләренчә, ул Инстаграм социаль челтәрендә аккаунт ачканчы ук популяр шагыйрь булган. “Мин Инстаграмга хәтле үк популяр шагыйрь идем инде. Социаль челтәрдә аккаунтымны июнь ахырында ясадым. Берничә ай эчендә миңа шуның хәтле кеше язылды, әйе. Әмма үзегез дә беләсездер, мине аңа хәтле дә яратып укыдылар”, - диде ул.
 
Роберт Миңнуллин сүзләренчә, ул үзенең иҗатын кабул итмәгән һәм яратмаган кешеләргә берни дә әйтә алмый.
 
"Юбилеегыз белән котлый башладылармы соң?" дигән сорауга, менә бит, минем юбилеем менә шушы, диде шагыйрь.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии