Россиядә машина йөртү таныклыгын 16 яшь тулгач ук бирә башларга мөмкиннәр

Экспертлар берләшмәсе мондый алымның билгеле бер өстенлекләре булуын ачыклаган. Яңа яшь чикләүләре кертергә тәкъдим итүчеләр үрнәк итеп Германияне китерә. Күптән түгел анда таныклыкны 16 яше тулганнарга бирә башлаганнар.

Өстәвенә немец чиновниклары кызыклы күзәтү дә ясаган: 17 яшькә кадәр руль артына утыручылар киләчәктә юлда үзләрен саграк тота, һәлакәтләргә дә сирәгрәк эләгә икән. Тик Германиядәге законның үз хикмәте дә бар: яшь шофер янында 3 ел машина йөртү стажы булган, җитди юл-транспорт һәлакәтләренә очрамаган өлкәнрәк кеше утырып йөрергә тиеш.

Мәсьәләгә бер яклы гына аңлатма биреп булмый, әлбәттә. Таякның ике башы булгандай, яңа закон кабул ителә калса, хуплаучылар да, каршы килүчеләр дә табылачак. Германиядә түгел, башка илдә яшәвебезне искә төшерү генә дә җитә. Юлларның торышы, бөкеләр, машина йөртүчеләрнең үзара мөнәсәбәте – үзе юлда йөргән кешегә боларны санап тору да кирәкми. 16 яшьлек каны кайнап торган «шуфирлар»ны да өстәсәң бу исемлеккә... Руль артына утырган яшүсмернең масаеп аласы, «текә» булуы белән мактанасы, башка машиналар белән куыш-куыш уйныйсы килмәс, дип ышанып әйтеп буламы?!

Шунысы да бар: бер машина тәмен белеп алганнар 18 яше тулганын, таныклык тоттырганнарын көтеп утырмый инде. Законсыз рәвештә йөрү дигәне дә бар бит әле. Таныклыксыз килеш тотсалар, баштан сыйпамыйлар анысы, тик аңа карап кына белер-белмәс руль артына утыручыларның саны кимеми. Ичмаса, законсыз йөрүләргә бераз булса да чик куелыр, дип, кысаларны 16 яшькә кадәр төшерергә булганнардыр, ахры. 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.02.2013 10:12:19

Рашкада 27дэн сон гына права бирергэ ярый,фажигалар тагын кубрэк булачак

Барып чыгабыз экрен генэ,лучше 11 яшьтэ бирик,нигэ сузарга? Юлда улем китемнэр эз бит,купме сабыйлар юлларда улэ.Шул ангы-минге 18-25 яшьлек егет-кызлар аркасында.Россия молодец,булдырасын криминал буенча,эйдэ дэвам ит,Вперед!!!

07.02.2013 20:33:20

уз-узен, бик телэп бетерэ торган халыкка яхшы ярдэм.

Последние комментарии