Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаиләләр таркалуга каенаналар гаепле дип саный

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь гаиләләрнең таркалу сәбәпләре хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, “Гаиләне кору гына җитми, аны саклап тору өчен көн дә үз өлешеңне кертеп тору кирәк”.
Моны ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
 
Казандагы “Гаилә” мәчете гаилә кыйммәтләрен саклый торган үзәккә әйләнеп бара. Биредә мөселман балалар бакчасы эшли, һәр атнаның җомга кичендә гаилә дәресләре уза, төрле яшьтәге кардәшләребез өчен төркемләп дини гыйлем бирелә, гаилә бәйрәмнәре оештырыла.
 
“Гаилә - Аллаһ каршында зур савап алу чыганагы, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш. Мәчетебездә бөтен буын кешеләре белән эшләргә тырышабыз. Адәм баласының җаны гаиләдә генә ял итә, сөенә, тынычлана. Төп теләгебез - гаиләләргә әдәп-әхлак кыйммәтләрен өйрәтү. Гаиләдә алган тәрбия, әхлакый сыйфатлар, әдәп нормалары кешене гомер буе озата барачак,” - дип саный Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
 
“Гаилә” мәчетендә “Адәм белән Һава” гаилә төзү һәм саклау үзәге эшли. 2017 елның ахырыннан бу юнәлешне Алсу Шакири җитәкли. Үзәк кысаларында гаилә проблемалары буенча түгәрәк өстәлләр, чаралар үткәрелә һәм таныштыру хезмәте күрсәтелә. Үзенең насыйп ярын табып, гаилә коручылар да бар.
 
“Мәчетебездә бу проект матур гына эшләп китте. Гаилә корып яшәүчеләр дә шактый. Төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Кавышучылар арасында өлкәннәр дә бар. Бервакыт балалары әниләрен безнең үзәккә алып килделәр. Уңайсызланып, оялып кына анкета тутырды ул ханым. Шул ук көнне җитмеш яшьлек бер бабай да килде. Очраштырдык без бу парны, бер-берсен ошаттылар. Туры килүләрен аңладылар. Бөтен шартларын туры китереп, никах та укыттык аларга. Тигезлектә яшәсеннәр”,  – ди хәзрәт.
 
Мәчеттә “Адәм белән һава” үзәге тарафыннан түгәрәк өстәлләр дә оештырыла. Очрашуга психологлар, мөгаллимнәр килә. Ир-ат һәм хатын-кызның гаиләдәге роле мәсьәләсенә кагылган проблемалар буенча фикер алышалар.
 
Бүген үзәктә ике йөзгә якын кешенең анкетасы тупланган. Күпчелеге утыз яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атларныкы. “Ни өчен бу яшьтәгеләр күбрәк мөрәҗәгать итә? “ – дип сорадык Рөстәм хәзрәттән.
 
“Бүген кызларга ак “Mercedes”ы , ак самолеты, зур коттеджы булган “принцлар” кирәк. Егетләр дә яшь “принцесса” ларны эзли. Гаилә кора торган парларның нияте изге булырга тиеш. Матди әйберләрне иң беренче урынга куярга кирәкми. Малны бирүче дә, алучы да Аллаһтыр. Берәр мизгел шушы булган малларың юкка чыкса? Гаилә бәхете бетәр микәнни? Менә шуны яшьләргә аңлатырга тырышабыз“, – дип җавап бирде ул.
 
Аерылышуларның сәбәбе нидә, мөселман гаиләсен ничек саклап калырга? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу хакта да үз фикерләрен җиткерде.
 
“Ир белән хатын, бер-берсен бик яратсалар да, ике арада каршылыклар һәм проблемалар туу котылгысыз. Аның сәбәпләре бик күп. Иң беренче сәбәбе - балаларының никахы хакында ата-аналар иң ахырдан гына беләләр. Балаларыбызга тормыш иптәше табу безнең төп вазыйфабыз. Чөнки ата-аналар гына баласының бөтен холкын, нәрсә яратканың һәм тормыш итәр өчен аңа нинди кеше кирәген яхшы белә. Икенче сәбәп - хәзер күп ата-аналар егетләрне “кызларча” үстерә. Авыр эшләр эшләтмәскә тырыша. Егетләрдә хөрмәт, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә кирәк. Кызларны да яхшы үрнәк күрсәтеп үстерү мөһим. Яхшы хатын-кыз гаиләне, йортны нур белән тутыра, балага тиешле тәрбия бирә, начарлыктан саклый. Тагын шунысын да әйтеп узасым килә. Аерылышуларның төп сәбәбе - каенаналарның теле. Никахта казның коерыгын әниләргә бирәләр. Аңа үпкәләүчеләр дә бар. Бу бик мәгънәле йола. Муллалар аны болай дип аңлата: “Әйтергә теләк булганда утырып торыгыз”. Балаларның бәхете каенаналарның телләрендә”, – ди ул.
 
“Парлар гаилә коруга җитдирәк карасын иде. Яшьләр сабыр булырга өйрәнергә тиешләр. Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Кызлар авызларына конфет кабып йөрсеннәр. Берсе әйткәндә, икенчесенең дәшмәве мөһим“, – дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
 
“Гаилә” мәчетенә көн саен диярлек мохтаҗ кешеләр ярдәм сорап килә. Алар арасында хәер сораучылар, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикле булганнар, сәламәтлекләре какшаган кешеләр бар. Әлеге мохтаҗларга ярдәм итү ниятеннән мәчет җитәкчелеге “Мәрхәмәтлек бүлмәсе” дигән проектны башлап җибәргән. Мәрхәмәтле кешеләр өйләрендә кирәк дип табылмаган кием-салымны, мәчеткә китерә ала, анда әлеге әйберләрне мохтаҗларга тараталар.
 
“Гаилә” мәчетендә балаларга бушлай массаж ясау буенча социаль проект та эшли. Проектны Массажистларның милли ассоциациясе һәм Александр Панфиловның массаж мәктәбе тормышка ашыра.
 
“Курсларга күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, медицина күрсәткечләре буенча массаж курсы алырга тиешле сабыйлар, инвалид балалар килә. Аларга ярдәм итә алуыбызга бик сөенәбез һәм үз вакытларын жәлләмичә, шушы балаларга ярдәм итүче массаж осталарына зур рәхмәтебезне белдерәбез“, – ди Рөстәм хәзрәт.
 
Мәчеттә “Мөселманнар” газетасы чыга. Мөселман дини оешмасы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Гаилә” мәчете нәшер иткән басма үзенең бай эчтәлеге белән аерылып тора. Газетада мәчеттә узган бик күп проектлар, чаралар, конкурс-бәйгеләр, очрашулар турындагы хәбәрләр чыга.
 
“Мәчеткә йөрүче халык саны арта бара. Иң өлкәненә – 90, ә иң яшь дигәненә 3 яшь. Балаларга дини белем, тәрбия бирү өлкәсендә дә эш алып барабыз.”Тәрбияле бала” дигән төркем ачтык. Балаларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр“, – ди хәзрәт.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии