Рөстәм Миңнеханов авыру баланың хыялын тормышка ашырган (ФОТО)

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пельмени» тамашасына билетны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырганнар.
Камил «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында аларның концертында булды. «Әлбәттә, бу безнең өчен бәхет. «Уральские пельмени» артистлары белән очрашу аның хыялы иде», – ди малайның әнисе Гөлназ.
 
Камилнең әнисе артистларга пилмән формасында магнитлар, гөбәдия һәм чәкчәк бүләк иткән. Камил белән аның әнисе коллективка хат та язган. Аларга иҗади уңышлар теләгәннәр һәм танышу өчен рәхмәт әйткәннәр, дип яза Татар-информ.
 
«Татар чәкчәгеннән текә бернәрсә юк», – дип бәяләгән бүләкне Максим Ярица.
 
 
Татарстан Президенты Полина Щербичның һәм Вячеслав Банцыревның да теләкләрен үтәгән. Полина Яңа ел каникулларында Кремльдә чыршы бәйрәмен карарга теләгән, ә 13 яшьлек Вячеслав  зур таган турында хыялланган. Аның үз йорты ишегалдында әнисе белән таганда атынасы килгән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии