Рүзилә Хәертдинова: «Мине җилбәзәк дип уйлаучылар ялгыша»

Кечкенәдән тормышын сәнгать белән бәйләгән Минзәлә кызы Рузилә Хәертдинова Казанга 16 яшендә укырга керә. Кечкенә генә гәүдәле, бик үҗәт кыз Казанга Минзәләдән кадәр баян күтәреп килүен, тулай торактан университетка да әлеге авыр музыка уен коралын алып баруларын хәзер инде шаяртып кына искә ала.
«Мин – ут»
 
Ул Айдар Фәйзрахмановта вокал буенча белем ала. Параллель рәвештә Казан илкүләм тикшеренү-технология институтына да укырга керә.
 
– Казанга килгәндә, бигрәк сабый булганмын инде. Үземнең бала булса, шәһәргә чыгарып җибәрмәс идем. Җырчы булырга кечкенәдән хыялландым. Югары уку йортын тәмамлагач, минем өчен беренче урында бәлки гаилә, тормышымны сәхнә белән бәйләү кирәкмидәдер дип тә уйлаган идем. Әмма ул теләк барыбер тышка бәреп чыга икән. Бала тапкач, сәхнәгә кире кайтырга булдым, – ди Рузилә.
Сәхнәгә кире чыкканчы аңа әле мәктәптә эшләп алырга, шактый ук кыенлыклар узарга, холкын чыныктырырга, тормышка карашын үзгәртергә туры килә. Моңа кадәр булган «ал күзлекләрен» салу, кайчандыр бик якын булган кешеләре тарафыннан кыерсытылу Рузиләне ныгыта гына. Әмма ул мәхәббәткә ышануын туктатмый. Булачак иремнең образы һәрчак күз алдымда иде, ди ул.
 
...Ире белән алар бик тиз кавыша. Танышулары исә заманча, ягъни интернетта була. Виртуаль дөньяда бер ай аралашканнан соң, алар очраша һәм биш көннән никах та укытып куя.
 
– Бөтенесе ирең ничек шулай кабул итә сине? Көнләшми дә, тавыш та чыгармый, сиңа барысын да рөхсәт тә итә, дип гаҗәпләнә. Аллаһы Тәгалә миңа шундый бүләк ясаган, күрәсең. Ул – төпле. Бер-беребезгә ышану, хөрмәт булганга, мөнәсәбәтләр дә яхшыдыр. Аннан аның әти-­әниемә булган мөнәсәбәте, хөрмәте бик зур. Әти-әни белән таныштыр­гач, ул беренче көнне үк аларга «әти-­әни» дип дәшә башлады. Бу мине бик гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә. Ул да үкенмидер дип ышанам. Мин концертларга киткәндә дә, баланы үзе алып кала. Кая чакырсалар – шунда бар, дип кенә тора. Ул бик тыныч, сабыр. Ә мин бик үҗәт. Ул сабыр гына тыңларга мөмкин. Ә мин ут, дөрләп янам. Кызыбызда да үҗәтлек искиткеч зур. Минекеннән 100 тапкыр артык. Әмма гаиләдә ике ут булса, яшәп булмыйдыр. Билгеле, ирем гаиләдә баш һәм аның фикеренә колак салам. Өстәвенә без очрашып йөрмичә генә өйләнештек. Бер-береңне белә башлагач, мөнәсәбәтләр башкачарак. Элегрәк минем ачуланып, үпкәләп икешәр көн сөйләшми йөргән вакытларым да булды. Хәзер инде үзгәрдем. Фикерләрем дә башка төрле, мин хәзер зирәгрәк, – дип бәяли гаилә тормышын Рузилә.
 
«Күңеле баланыкы кебек»
 
Зур сәхнәдә беренче адымнарын алты-җиде ел элек ясаган Рузилә Хәертдинованы халык чын-чынлап хәзер генә таный башлады дияр­гә була.
 
Сәхнәгә чыкканда ул, башкаларга ияреп, псевдоним алырга теләми. «Фамилиям дә яңгырашлы, башкалар сыман исем үзгәртәсе дә килми. Үзең булып калырга кирәк», – ди ул. Гомумән, аралашуыбыз вакытында үз йөзеңне саклау, үзенчәлегеңне югалтмау хакында җырчы берничә тапкыр искә алды. Барысы да бертөрле, инкубатордан чыгарылган төсле артистлар арасында үз йөзеңне булдыру җиңел түгелдер. Әмма андыйлар да бар бит. Димәк, бу – кулдан килә торган гамәл.
 
– Танылуның үз яхшы яклары да бар икән аның. Берсендә концертка бик ашыга идем. Юл йөрү кагыйдәсен бозганмын һәм мине ­ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Шунда: «Абый, гафу итегез инде, ашыгам бит», – дигәч, мине танып, җибәрделәр. Гәрчә «права»сыз калу куркынычы да бар иде. Әмма мине тануларыннан нишләптер читенсенәм. Бу минем холкымның бер үзенчәлегедер, – ди Рузилә.
Ул узган елның май аеннан Гүзәлия белән эшли. Кайберәүләр Гүзәлиядән «шикләнә», кырыс холыклы дип уйлый. Ә чынлыкта ничек?
 
Беренче булып Рузилә Гүзәлия­дән җыр сорап ала. Шулай аралаша башлыйлар һәм җырчы Гүзәлия­гә үзенең продюсеры булырга тәкъдим итә.
 
– Үземнән өлкәнрәк кешеләр белән аралашырга яратам. Гүзәлия миңа бик күп нәрсә бирә һәм күп нәрсәгә өйрәтә. Ул минем әнием дә, әтием дә, дустым да, ирем дә, апам да дигәндәй. Дөрес, фикерләребез туры килмичә, каршылык­лар да булгалый. Әмма барысын да уртага салып сөйләшәбез. Беренче карашка ул бик усал кебек. Тик ул бик чиста, күңеле баланыкы кебек. Бу аның сак­лану чарасыдыр инде, чөнки тормыш алып бару җиңел генә түгел. Мине таный башлауларында Гүзәлия­нең өлеше зур. Минемчә, һәр нәрсәнең – үз вакыты. Сәхнәгә чыгып, ныклап эшли башлавым менә хәзерге вакытка туры килгән. Кем генә булсаң да, кеше булып калыр­га кирәк. Әле бүген дә өйдә уйланып утырдым. Кемдер масаеп, борын чөеп йөри. Әмма икенче дөньяда без барыбыз да тигез булачакбыз бит.
 
Рузилә, продюсер белән эшләү, иҗат итү күпкә җиңелрәк, ди. «Акчаны ничек бүләсез соң?» – дигәч, ул: «Әле керем алырлык акча эшләгән юк», – дип җавап бирде.
 
Тәнкыйть – түгел кәнфит
 
Сәхнә кешесе һәрчак күз алдында. Артистлар хакында гайбәтләр дә күп була. Тәнкыйтьтән дә читтә калмый алар. Әмма кайсыгыз да булса сәхнәгә менеп, алар эшләгәнне башкара аламы? Акча булса, кем дә җыр­лый инде, диярсез. Ә ул акча аларга күктән төшәме? Хуш, акчагыз да булды, ди. Теләсә нинди вакытта, кәефегез нинди булуга карамастан, гаиләгездә нинди проблемалар булса да, чыгыш ясый алыр идегезме? Ә күпме оештыру эшләре белән шөгыльләнәсе?
Сәхнәгә студент елларыннан бирле менгән юк инде. Мәктәптә укыганда КВНнар оештырып уйнап ­йөргән идек. Авыл клубында концерт кую гына да күпме көч таләп итә. Артистлар исә Россия буйлап, татар яшәгән һәр шәһәрдә чыгыш ясый. Ә без аларны диванга кырын ятып, сүгеп утырабыз. Кыскасы, бер-беребезгә рәхимлерәк булып, һәр эшнең ялтыравыклы ягын гына күрмичә, зур хезмәт таләп итүен дә онытмасак иде.
 
Читкәрәк киттем, гафу. Сүзем Рузилә Хәертдинова турында иде бит. Ул да тәнкыйтьне төрлечә кабул итә.
– Тәнкыйтькә хәзер инде ­тыныч карыйм. Әмма иммунитетым әле ныгымаган. Интернеттагы сәхифә­ләремдә әллә ниләр язучылар бар. Кайчагында уйлап, фикерләренә колак та салам. Чыгырымнан чыгаручылар да әз түгел. Гүзәлия дә: «Андыйларга игътибар итмә, һәр кешенең – үз карашы», – ди. Клибым чык­кач та, тәнкыйть язучылар булды. Әмма бу хыялым иде, мин аны шулай күрдем. Елаткан вакытлары булмады, әмма йөрәгемә якын алам, – ди Рузилә.
 
Сәхнәгә ачык күлмәкләр киеп чык­кач, аны бераз җилбәзәгрәк, дип санаучылар да очрый.
 
– Биш ел Казанда укып, бер тапкыр төнге клубка барганым булмады. Көне-төне укый идек. Гәрчә клуб безнең тулай торакның каршында гына булса да. Баянда уйный-уйный, куллар канап бетә иде. Арча учи­лищесыннан соң бик күп баянчы егетләр килгән иде. Әмма имтиханда шул егетләр арасында иң күп – 96 балл җыйдым. Укытучым: «Икенче Флера Хөрмәтова ясыйм мин синнән», – дип йөргән иде. Киләчәктә бәлки баян белән дә сәхнәгә чыгармын. Әмма хәзер тамашачыны татар халык җырлары белән генә «тотып» торып булмый. Андыйны тыңламыйлар. Замана үзгәрәме. Хәтта минем урта яшьтәге әнием дә Элвин Грей, Фирдүс Тямаев иҗатын бик ярата. Ретро җырларны үзгәртеп җырлап та карыйлар. Әмма бу бер тыңларга гына җитә. Бу – минем фикер, әлбәттә. Тәнкыйтькә килгәндә, мине җилбәзәк, җиңел холыклы дип уйлаучылар ялгыша. Тормышта мин җитди, бик гаилә җанлы. Гомумән, гаилә минем өчен беренче урында, – ди Рузилә.
 
Гүзәлия белән хезмәттәшлек иткәч, җырчы күбрәк сыйфатка игътибар итә башлаган. Күп җырчылардан Казанда сыйфатлы тавыш яздыру студиясе юклыгы турында ишеткәнем бар иде. Рузилә бу мәсьәләне Казахстандагы тавыш яздыру студияләре ярдәмендә чишәргә булган. Хәзер алар күрше илдәге аранжировщиклар белән хезмәттәшлек итә. Гәрчә анда бәяләр, бездәгегә караганда, биш-алты тапкыр артыг­рак булса да.
 
– Бер хезмәт хакына гына җырчы булып булмый. Чыгымнар бик зур, күп акча кирәк. Сәләт һәм чибәрлек белән генә ерак китә алмыйсың, әмма тик утыра торган кеше түгелмен. Сәхнәдән тыш әле балалар бакчасында музыка бүлеге җитәкчесе булып та эшлим. Берәр заман сәхнәдән китсәм дә, эшсез утырмая­чакмын, – ди ул.
Рузилә гадәти булмаган концерт оештырырга, үзенчәлекле клиплар төшерергә хыяллана. Юлларың уң булсын, Рузилә! Хыялларың тормышка ашсын!
 
Лилия ЛОКМАНОВА, Шәһри Казан

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии