Салават Фәтхетдинов армиядә "акча эшләп яткан"

“Армиядә хезмәт итеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбатта”, акча эшләп яттым.
Гаиләдә хәлләр авыр иде, керем арттыру мөмкинлегенә сөендем генә. Гомүмән, тормышта мин “везучий”. Дусларга килгәндә дә, гаиләдә дә... Кечкенә бер талантым да бар шунда. Ә менә армиядә бердәнбер татар кешесе – командир да миңа эләкте, шуңа да хезмәт итүе күпкә җиңелрәк булды. Ике ел хезмәт иттем. Туган якны ничек сагынганны белсәгез?! Кешегә күрсәтми, качып, елап та ала идем. Ә хәзер хезмәт иткән шәһәрне барып күрәсем килә. Аны танымасмын да инде! Ул вакытта Шевченко дип атала иде, хәзер Казахстанның Актау шәһәре. Берәр юлларым тәк тә шунда төшәр әле.
 
Минем өчен иң кызыгы – армиядә хезмәт иткән кавказ халкы. Мин бит тәүдә аларны барысын да бер милләт дип уйладым. Без, авыл балалары, татар белән башкорттан башка кемне күргән инде? Барысы да бер телдә аралашалар төсле. Баксаң, бер Дагестанда гына 40 милли тел бар икән.
 
Армиягә бару модасы әйләнеп кайта башлады, шуңа сөенәм. Бер вакыт бит, армиядән качып кала алганнарны геройга саный башладылар. Хәзер карыйм, студентлар да армиягә барам дип, гариза тотып килә. Үз теләкләре бар, афәрин.Армия – иң шәп мәктәп ул, барсыннар!”
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Последние комментарии