Салават Фәтхетдиновка мунча салган төзүчедән үзенчәлекле киңәшләр

Мунчаның ниндие генә юк хәзер. Мичкә формасында, японныкы, тәгәр-мәчтәгесе, агы, карасы... Нәрсә дисәң дә, мунчада юынып чыгу тәнгә дә, җанга да сихәт. Үз мунчаң булса, бигрәк тә рәхәт, теләгән чакта ягасың да керәсең. Тик сыйфатлы мунчаны дөрес итеп сала белергә кирәк.
Җырчы Салават Фәтхетдиновка мунча салган, күпләргә таныш төзүче Нәзир МОСТАФИН белән төзелеш үзенчәлекләре турында сөйләштек.

— Нәзир, мунчалар хәзер күптөрле. Халык кайсына өстенлек бирә?
— Халык арасында иң популяры — ак мунча: ягасың, керә торасың. Газ белән ягылганы шәһәр җирендә ешрак очрый. Соңгы елларда “Леший стайл” дигәненә өстенлек бирүчеләр бар. Анысына 2-3 мич куялар. Бу мунчаны кара да, соры да, ак та итеп була. Мичтә берничә рычаг урнаштырылган. Шуны көйләп, көл, төтен исе чыгарырга мөмкин. Мунчага душ урнаштыруны күп сорыйлар. Парлана торган урын, гадәттә, 2,5х2,5 м зурлыкта була. Аерым душ та ясыйбыз. Бу очракта юынганда хәл бетми. Мунчада һава дымлы булмагач, сулыш алырга җайлы, тәнне пешерми.

— Идән җылы булсын өчен нишләргә?
— Моның өчен иң яхшысы — җылытылган идән. Торбалардагы су салкында катмасын өчен, аны өйдәге котелга тоташтырасың йә аерым мич куясың. Кайбер кеше мунча комплексы сала. Анда җәйге кухня, утырып ашый торган урын, ял итү бүлмәсе — бөтенесе бар. Шуңа да мунчага электр миче куйсаң яхшырак.
 
— Мунча идәне нигә тиз чери икән?
— Гадәттә, идән кипмәгәнгә чери, карала, күксел урыннар барлыкка килә. Кайберәүләр, һава суыра торган җайланма (вытяжка) бар бит, ди. Тик ул идәнне киптерми, һава алмашын гына тәэмин итә. Җылытылган идән бу проблемадан коткарырга мөмкин.
 
— Мичнең кайсын сайларга киңәш итәсез?
— Сайлау мөмкинлеге зур. Бик кыйммәтле мичләр бар. Бәяләре миллион сумнан артып китә. Һәркем үзе теләгәнне, мөмкинлегенә карап ала. Мичне мунчаның зурлыгына, атнасына ничә тапкыр ягуга карап та сайлыйсың. “Изистим” сериясеннән булганы яхшы. Шулай ук Туймазыныкы да начар түгел, “ГрилД”, “Гефест” — әйбәт мичләр. Кайбер кеше мичнең авызы киенә торган мунча алды бүлмәсенә караса, аны җылытып торачак дип саный. Әмма бу дөрес түгел. Хәзер күп мичнең ишеге пыяла. Аны камин урынына да кулланалар. Шуңа кеше, гадәттә, җылы булсын дип түгел, матурлык өчен мич авызын мунча алды бүлмәсе ягына каратып калдыра.

— Үзең чыгарган мичнең өстенлекләре нидә?
— Бер мич тә үзең чыгарганга тиңләшә алмый, әлбәттә. Ягып, томалап керә торган мич — иң яхшысы. Андый мунчалар авылларда популяр. Монда берничә үзенчәлекне исәпкә алырга кирәк. Күп кеше эштән соң кайта, тиз генә мунча ягарга тели. Көтеп торырга вакыты юк, бу очракта тимер мич яхшырак. Чөнки үзең чыгарган мичкә озак ягарга кирәк. Ике-өч сәгать ягасың да күмерле килеш мунчаны томалыйсың. Һәм берничә сәгать исе беткәнен көтәсең. Аның каравы идәнне күтәрелә торган итеп ясасаң, җылытылган итеп эшләргә кирәк тә түгел. Мондый мунчаны бер яксаң, җылысы 2-3 көнгә җитә. Кирпеч кызуы эссе биреп тора. Идән дә, стеналар да тиз кибә. Тимер мичне дә кирпеч белән тышлап ясыйлар. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк йөри.

— Мунчада ләүкә аерым урынны алып тора. Ул нинди булырга тиеш?
— Кем ниндине тели. Кайберәүләр сауна шикелле мунчага өстенлек бирә. Алар ләүкәне утырып торыр өчен ясый. Артык эссе яратмаганга, электр миче урнаштыралар. Ә чабынырга теләүчеләр өчен ләүкәне, гадәттә, кешенең буена карап ясыйбыз. Иң кимендә — 75 см, иң күбе 90 см озынлыкта була. Гадәттә, юкә, Африка абашы агачын кулланабыз. Ул пешерми. Сирәк кенә зиректән ясаганыбыз бар.
 
— Бүген мунча салу кыйммәткә төшәме?
— Барысы да сыйфатка, нинди материал куллануга бәйле. Гомумән, мунча салу арзан түгел. Хәзер төзелеш материаллары кыйммәтләнде. Бер мунча салу уртача 1 миллион сумга төшәргә мөмкин.
 
НӘЗИРДӘН ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
1. Күп кеше җылытылган идән, һава алмашы булсын өчен вентиляция системасын ясамый. Аннары мунча салкын, идән чери дип зарлана.
2. Мич чыгарганда, янгын куркынычсызлыгы өчен фиброцемент катыргысы куеп калдыру яхшы.
3. Кызуга чыдам электр үткәргечләре сайларга кирәк.
4. Күп кеше мунчаның эчен тышлаганда тактаны идәнгә терәп кадаклый. Бу хупланмый, такта озакка чыдамаячак. Мунчадагы җиһазларның аягына пластмасса куйсаң яхшырак. Ансыз урындыклар тиз чери.
5. Агач мунча салырга теләсәң, бура сатып алганда пазының киңлеге 14 см дан азрак булмасын. Таррак икән, бүрәнә арасында һава йөреп, мунча тизрәк чери башлый.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии