Салават мини-зоопарк булдырмакчы

Бу көннәрдә Салават "Аучы аланы" дип аталган мини-зоопарк булдырам, дип мәш килеп йөри. Казандагы офистан аю да шунда күчкән.

"Көн дә диярлек төрледән-төрле кошлар, попугайлар өстәлеп тора, каралты-кура, йорт-җир җиткерелә, теплицалар, мунча корыла. Бу урынны тычканнар, йомраннар, күселәр баскан икән. Төзүчеләргә: “Тычкан, йомраннарны үзегез хәл итегез, күселәргә бер үк тимәгез, алары – минеке, – дип әмер бирдем әле дип сөйләде Салават. – Күсе елында туган кеше бит мин”. 

Салават гаиләсеннән кеше өзелеп тормый. “Килгән кеше менә шунда рәхәтләнеп ял итәр, җәнлекләр, кош-корт, хайваннар белән аралашыр. "Мәктәпләрдән, авыллардан килеп, мини-зоопарк белән танышып йөрүчеләр дә булыр, дип өметләнәм әле мин", дигән фикерен  җиткергән җырчы "Ватаным Татарстан" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.06.2013 12:17:56

Салаватның күңеле йомшарган, бу изге гамәлләргә керә, кешеләргә яхшылык эшләргә теләк уянган. Тормышта үз морадына ирешкән һәркем шундый эшләргә алынса бик яхшы булыр иде дә бит... Һичкенә дә сабыйлык түгел бу, ә бәлки үзе теләгәннең барсына да ирешкәнлекне генә исбатлый.

12.06.2013 23:24:36

Салавтка сабый акылы керә башлаган икән болай булгач...

12.06.2013 21:53:45

Исәнмесез! Безнең бик матур кәҗә тәкәбез бар, суярга кызганыч,ул зоопаркта аңа да урын табылмас микән. Мин чынлап язам,сатар идем билләһи. Авыл апасы.

11.06.2013 20:19:46

Үзе дә шунда яшәячәктер бит?

Последние комментарии